Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Социаль объектлар янында спиртлы эчемлекләр саткан өчен штрафлар артачак

Амур өлкәсенең закон чыгару җыелышы спиртлы эчемлекләр сату тыелган объектлар янында алкоголь белән законсыз нигездә сәүдә иткән өчен административ штрафларны арттыру турында инициатива әзерли. Бу хакта төбәктән сенатор Артем Шейкин РИА Новости белән әңгәмәдә хәбәр итте.

Закон проекты алкоголь продукциясен ваклап сату кагыйдәләрен бозучы юридик затлар өчен штрафны 500 мең сумга кадәр арттыруны күздә тота. Шундый ук санкцияләр зур (1,5 литрдан зуррак) пластик савытларда спиртлы эчемлекләр саткан өчен дә гамәлдә. Хәзер аларны мәгариф учреждениеләре, поликлиникалар, спорт объектлары янында, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда – мәсәлән, вокзалларда яки чаралар вакытында алкоголь продукциясе саткан өчен дә кулланырга тәкъдим ителә.

«Штрафларны арттыру законның профилактик ролен көчәйтер һәм хокук бозу очраклары санын киметер, дип өметләнәбез», – дип аңлатты Шейкин. Аның сүзләренчә, яңа чара шулай ук балигъ булмаганнарга алкоголь сатуга да кагылачак.

Инициатива хупланган очракта вазифаи затлар өчен 100-200 мең сум, ә юридик затлар өчен 300-500 мең сум штраф рәвешендә җаваплылык билгеләнәчәк. Шулай ук барлык алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү дә мөмкин, дип ассызыклады сенатор.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев