Сәрдәбаш авылында өлкәннәр декадасы дәвам итә
Хәбәрләр

Сәрдәбаш авылында өлкәннәр декадасы дәвам итә

Арча районының Сәрдәбаш авылы клубында һәр бәйрәмне билгеләп үтәләр.

Авыл клубында, Өлкәннәр көне уңаеннан, бик матур бәйрәм үткән.

«Әлеге чарада мөхтәрәм өлкәннәребез чәй өстәле артында бик матур гәпләшеп, күңелле концерт карап, үзләре дә биеп-җырлап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Өлкәннәр декадасы уңаеннан, Чулпан авыл җирлеге өлкәннәрен котлап, матур концерт белән сөендердек. Өлкәннәр ункөнлеге әле дә дәвам итә. Без мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне хөрмәтләү чараларыннан беркайчан да читтә калмыйбыз. 9 октябрь көнне Яңа Чүриле психоневрология интернатында концерт куйдык», – дип хәбәр итте клуб җитәкчесе Римма Сәмигуллина.

Римма Сәмигуллина фотосы.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев