Сәйтәктән Андрей Харитоновның теләге авылны иман йортлы итү була
Андрей Максимович 1935 елны Бондюг районының (Менделеевск) Сәйтәк авылында крестьян гаиләсендә, Максим белән Фекланың өченче балалары булып дөньяга килә.
Гаиләләрендә алар 5 бала булалар. 1941 елны әтисе сугышка алына, 1942 елда сугыштан яраланып өенә кайта.
«Әтинең сугыштан аксаклап кайтканы әле бүгенгедәй хәтеремдә, тик озак та тормады, яңадан сугышка алдылар. Әни гел көтте, ахыргы хатын да соңгы көнгә кадәр саклады, ләкин ул кайтмады. Әтинең үлгәнен ишетсә дә, һаман аның күңеле ышанмады», – дип авыр сулап куйды Андрей дәдәй.
Андрей Максимовичның 4 класс белеме бар. Бала чагыннан колхозда үгез җигә, бригадир нинди эш кушса, шуны башкара. 18 яше тулгач армиягә алалар. Германиядә 4 ел ярым хезмәт итеп итеп кайта. 1959 елны Максим Андреевич Сәйтәк авылы кызы Наталья Андреевна белән өйләнешәләр, 5 бала тәрбиялиләп үстерәләр. Ул елмаеп кына балаларын санап китте:
«Алексей, Петр, Георгий, Илья, Сергей. 10 оныгыбыз, 6 оныкчыгыбыз бар».
Тик, Наталья Андреевна гына 2004 елны ук мәңгелеккә күчә.
Андрей дәдәй Менделеевскида ике ел сельхозтехникада эшләп ала. Ә калган елларны пенсиягә чыкканчы Сәйтәктә, колхозда эшли.
«Мин – сугыш чоры баласы. Илемнең тынычлыгын саклауда, Җиңү көнен якынайтуга, минем гаиләмнең дә өлеше кергәне белән горурланам. Әтиемне югалту белән килешәсем килмәсә дә, түзәргә туры килде. Нишлисең, язмышлардан узмыш юк, диләр бит. Бервакытта да җирдә сугышлар булмасын иде дә бит. Гел шулай елмаеп, үзара тынычлыкта дус-тату яшәсәк иде», – ди Андрей дәдәй.

Андрей дәдәйнең кечкенәдән бер теләге була – авылда иман йорты булдыру. Уллары булышырлык булып үсеп җиткәч, авылда, авылдашларның да ярдәме белән, чиркәү булдыра алар. Хәзер һәр авыл кешесе келәүгә үз авыл чиркәвенә килә ала.
Хәзерге вакытта Андрей Максимович балаларына, оныкларына, якыннарына акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп, үрнәк булып тора. Кулыннан килгәнчә һәрберсенә булышып яши.

Ясминур Гыйззәтуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев