Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәйтәк авылы клубында иртән үк изге эшкә керешәләр

Менделеевскиның Сәйтәк авылында һәр көнне иртән эшне махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерләүдән башлыйлар.

Хәйрия – мөһим эш. Ә бүген илебез тынычлыгы сагында торган, махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә ярдәм итү аеруча кирәкле. Моңа бик теләп һәркем үз өлешен кертә ала. Күбрәк кешене хәйриягә җәлеп итүнең нәтиҗәсе дә яхшы. 

Сәйтәк авылында барысы да җайлы гына бара. Кемнәрдер яшелчә, үлән киптерә, кемдер эчке киемнәр тегә, кайберәүләре маскировка челтәрләре үрә.

Хәйрия эше – ул бары тик әйберләр җыю гына түгел, ә күбрәк рухи ярдәм, бердәмлек күрсәтү. Егетләребез үзләренең ялгыз түгеллеген, туган якта аларны онытмаганнарын, борчылганнарын һәм җиңү яулап, исән-сау кайтуларын бар халыкның көткәнен аңласыннар. Гуманитар ярдәм белән, халык егетләргә шул фикерне җиткерергә омтыла. Сәйтәк авылы кешеләренең тырышлыгы, бердәмлеге, һичшиксез, яхшы нәтиҗәгә китерер. Егетләрнең рухи халәтенә уңай йогынты ясар. Гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашу – чын патриотлыкның, туган илгә мәхәббәтнең бер дәлиле.



Ясминур Гыйззәтуллина фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев