Шагыйрә Зинаида Захарова: «Яза башласаң, вакытны да сизмисең, йокы да килми»
Прозаик, педагог, Татарстан язучылар берлеге члены, карендәшебез Зинаида Захарова белән әңгәмәдән өзек.
— Иҗатыгызда төп урынны нинди жанр алып тора?
— Шигырьдән генә башласам да, хәзер инде төрле жанрларда язам: хикәя, әкият, поэма, пьесса. Ә шулай да, беренче урында — шигырь. Балалар өчен дә, зурлар өчен дә язам. Хикәяләргә күчү дә һич тә уйламаганда, очраклы булды. Яза башласаң, вакытны да сизмисең, йокы да килми. Язганда ниндидер бер рәхәтлек кичерәм. Минем өчен бу — яшәү рәвеше. Үземне бәхетле язучы дип саныйм. Язган бар әсәрем, шигырьләрем матбугатта чыгып тора, Аллага шөкер. Ел саен диярлек яңа китапларымны кулга алам. 10лап шигыремә Людмила Аланлы көй язды, анысы да сөенеч.
— Язучылар күп, ә балалар язучылары бармак белән генә санарлык.
— Балалар өчен язуы бик авыр, диләр. Фантастиканы хисле, хыялый кеше яза. Минем күңелдә балалык көчледер, шуңа да әкиятләр язу җиңел бирелә. Уйлап чыгаруга мин «мастер» (көлә). Фикер тирәнлеге булган, зур фантазияле язучыларга сокланам. Хикәяләремне әллә ни сырлап язмыйм, гади, аңлаешлы. Ул — керәшенлек инде. Башкалар да сезнең телегездә аерма бар, диләр.
— Гадәттә, кайсы вакытта иҗат итәсез? Язудан арыган вакытлар буламы?
— Дулкын-дулкын килә ул иҗат. Иң мөһиме, янда кәгазь белән ручка булсын. Уйлар яшен тизлеге белән килә дә, шулай ук тиз китеп тә бара. Җәй айларында инде бернәрсә дә язмыйм дисәң дә була. Анда иҗатым бакчага күчә (көлә). Кәефтән, күңел халәтеннән тора. Китапны нәшрияткә тапшыргач, көтеп яши башлыйм. Бәлки башка язмам дип уйлыйм да, кулыма яңа чыккан китабым килеп кергәч, күңел үсеп китә. Тагын язам. Мәктәпләргә, балалар бакчасына очрашуларга йөрим, балалар шигырьләремне сөйлиләр дә, ярый әле язганмын, дип сөенеп кайтам.
— Язгач та, шигырь һәм хикәяләрегезне башта кемгә дә булса күрсәтәсезме?
— Балалар өчен язылганын күрсәтмим. Үзем кат-кат укып, төзәтмәләр кертәм. Ә зурлар өчен язганны редакторга алып барам, аеруча, конкурска җибәрәсе булса.
— Кызганыч, хәзер балалар телефон, телевизорга өстенлек бирә...
— Бернәрсә дә эшләп булмый. Авыл балалары да «здравствуйте» дип исәнләшә бит хәзер. Туган телләрен белмиләр.... Без үзебезчә тырышабыз инде. Татарча матур һәм балаларга аңлаешлы китаплар чыгарабыз. Өлкәннәр дә яратып укый.
Алина Кондратьва фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев