Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Роберт Андреев «Мин яратам сине, Татарстан» җырының көе язылу тарихы турында сөйләде

Композитор, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, «Мин яратам сине, Татарстан» җырының авторы Роберт Андреев «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында булды. Марафонда ул легендар «Мин яратам сине, Татарстан» җырының көе язылу тарихы белән уртаклашты.

«1990 еллар – без ул вакытта патриотик хисләр белән йөри идек. 1990 елның 30 августында мөстәкыйльлек турында декларация кабул ителде. Әлбәттә бу җыр әлеге вакыйгага карап язылмады. Мин ул көнне шундый патриотик рух белән йөргән вакытта кулыма Роберт Рәкыйповның шигырьләр җыентыгын алып «Мин яратам сине, Татарстан» шигырен укыдым да, аңа гашыйк булдым. Табигатең, горур, хезмәт сөючән халкың, Җәлилләрең, Тукайларың өчен яратам сүзләре миңа шундый зур тәэсир ясады. Шуннан соң әлеге көй үзеннән-үзе язылды, ул горурлык хисе белән туды», – дип сөйләде ул.

Роберт Андреев Салават Фәтхетдинов әлеге җырны бөтен дөньяга танытуын билгеләп үтте.

«Җырны иң беренче булып Габидулла Хөрмәтуллин башкарган. Ләкин аның җырлаганын минем ишеткәнем булмады. Җыр 1990 елда язылды, ә Салаватка ул 1994 еларда кереп китте. Салават ул Салават инде, аның кебек башка җырлаучы юк. Салаватның тавышы җырны бөтен дөньяга танытты», – диде ул.

Зөлфия Шәвәлиева, «Татар-информ» 

Фото: телемарафоннан скрин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев