Иннополистагы семинар-киңәшмәдә әйтелгәнчә, безнең республика робот куллану рейтингында илдә 5нче урынны алып тора
323 предприятиедә 1 мең 385 робот бар. Алардан, башлыча, автомобиль промышленносте предприятиеләрендә файдаланыла. Андый компанияләрнең күпчелеге – Казанда, Яр Чаллыда һәм Алабуга районында. Производствода куллану өчен, узган ел 466 берәмлек робот ясалган. Алга таба ел саен 800 данә робот җитештереп, аларны файдалануга тапшыру зарур.
Нет комментариев