Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Республика керәшен оешмасының районнардагы җирле оешма җитәкчеләре — сайлауда

14 сентябрьдә Татарстандагы сайлау участокларына агылучы кешеләрнең кәефләре дә көзнең шушы кояшлы көнедәй матур, тирә-якта — бәйрәм рухы.

Мөслим районы керәшеннәр оешмасы җитәкчесе, Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова 14 сентябрь иртәсендә сайлау участоклары халыкны бәйрәмчә каршы алсын өчен зур көч куелганын әйтте. Ул үзе дә, иң беренчеләрдән булып, сайлауга барган. Райондагы Яңа Усы һәм Керәшен Шуран авылларында яшәүче карендәшләр дә үзләрен бирелгән хокукны белеп, гражданлык бурычларын үтәүгә җитди карыйлар. Бу хокукка ия олылар да, яшьләр дә иртәдән үк сайлау участокларына баралар. 

Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов бүген сайлауда катнашуның Татарстанда яшәүче һәркем өчен зур вакыйга булуын искәртте.

«Ышанычлы, профессионал лидерга тавыш бирдем. Без киләчәгебезне сайлыйбыз», — дип үз фикерен белдерде Алексей Тихонович.

Минзәлә районы керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Упаева да бу төбәктәге барлык карендәшләрнең дә сайлауда теләп, актив катнашуларын хәбәр итте. Минзәлә ягы керәшеннәре өчен дә 14 сентябрь — зур бәйрәм. Элек-электән килгәнчә, сайлау көне — барлык халыкның бердәмлек, бергәләп күңел ачу көне дә әле ул.

Питрәч районы җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина:

«Питрәч район үзәгендәге 2404нче сайлау участогында үз тавышымны биреп, тормышымның, эшчәнлегемнең яңа этабын башладым. Минем республикам — яшәү рәвешем белән бәйле туган җирем дә әле ул. Сайлаган кешеләремә зур өметләр баглыйм. Алар киләчәгебезнең тагын да матуррак булуы, аның тынычлыгы, байлыгы һәм республика халкы өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр тудыру өчен тырышырлар дип, ышанам», — дип сөйләде сайлау участогыннан чыккач.

Питрәчтә яшәүче карендәшләр дә сайлау көнен үзләре өчен зур бәйрәм дип саныйлар. Барысы бер гаиләдәй сайлау участокларына баралар. 

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге киңәшчесе Семён Фёдоров бүген 7 сәгать 30 минутта Казанның 179нчы гимназиясендә урнашкан сайлау участогында иде инде. Теләче районының Колбагыш авылында туып-үскән Семён Петрович — Россия яшьләр сәясәте тармагының атказанган хезмәткәре, Татарстан варислары иҗтимагый оешмасы председателе, педагогика фәннәре кандидаты. Танылган карендәшебез үз гражданлык бурычын үтәү барлык кешенең дә намус эше, Ватаныбыз каршындагы изге бурычы дип исәпли.

Теләче районы керәшен оешмасының идарә члены, Татарстанның атказанган юристы Юрий Емельянов, гаиләсе белән, сайлауда катнашты. Сайлау участогына ул үзенең балалары һәм хатыны бергәләп килде. Бу, үзенә күрә, гаиләдә үсеп килә торган балаларга патриотик тәрбия бирүнең бер чагылышы. Кечкенәдән күреп, ияләнеп үсәләр икән, димәк, киләчәктә балалар үзләре дә мондый мөһим вакыйгаларның республикабыз, илебез өчен ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлаячаклар.

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова үзенең гражданлык бурычын үтәде. Людмила Белоусова бүген, 14 сентябрь көнне, сайлауда катнашып, Татарстан Рәисе өчен үз тавышын бирде.

«Күп җирләрдә йөргән кеше буларак, шуны әйтәм: безнең Татарстан — иң матур республика. Ә Казан хәтта Европа шәһәрләре арасында да иң матуры. Кызыклы зур проектларны тормышка ашыручы безнең керәшен оешмасы республика җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тоеп эшли. Нинди генә инициатива белән чыксак та, Татарстан җитәкчесе тарафыннан хуплау табабыз. Җәкәү йорты да, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле дә бу ярдәмне һәрвакыт сизеп тора. Әле Җөридә узган республикакүләм «Питрау» бәйрәмендә биш керәшен коллективына Татарстан җитәкчелегенең 500әр меңлек сертификатлар бирелде. Шуңа күрә дә бүген мин сайлау участогына килеп, республикабыз, аның ышанычлы җитәкчесе өчен тавыш бирдем», – дип сөйләде Людмила Даниловна сайлау участогыннан чыккач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев