Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Планетар киңлектәге язучы»: Луиза Янсуарның «Сөт» китабын тәкъдим итү булды

Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында талантлы шагыйрә Луиза Янсуарның яңа китабы дөнья күрде. Бүген, 23 январь көнне, Татмедианың әдәби кафесында карендәшебез Луиза Янсуарның яңа басылып чыккан «Сөт» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Бу кичәдә без, шигърият дөньясына чумып, автор белән җылы аралаштык, язучы карендәшебез турында күбрәк белдек. Танылган шагыйрә Луиза Янсуарның «Сөт» җыентыгында 2005-2018 елларда иҗат иткән әсәрләре урын алган.

Бүгенге кичәгә Луиза Янсуарның хезмәттәшләре, остазлары, дуслары һәм җитәкчеләр, аның иҗатын яратучылар килгән иде.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков:

«Питрәч ягы бик матур, андагы кешеләрнең иң активлары - керәшен кызлары. Алар теләсә нинди эшне эшли алалар, бар нәрсәгә дә риза, әзер. Луиза планетар масштабтагы шәхес. Ул бер редакциягә генә сыеша торган кеше түгел, һаман эзләнүдә. Ул - туктаусыз, арусыз. Аның иҗаты да башкаларныкына охшамамаган, аның үз юлы, үз карашы”, – дип матур сүзләрен әйтеп, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Татарстан китап нәшриятынының генераль директоры Рөстәм Галиуллин да Луиза Янсуар иҗаты турында сөйләп, үз фикерләрен, теләкләрен җиткерде:

«Аның проза әсәрләрен алсак та, шигырьләрендә дә үзәктә кеше һәм аның эчке кичерешләре тора. «Сөт» китабы да нәкъ шундый. Биредә кешенең төрле хәләтендә язылган шигырьләр».

Остазы, табигате, барлыгы белән шигъри зат Рәдиф Гаташ та Луиза Янсуарның иҗади осталыгы, аның һәр эш-гамәлендә, һәр шигъри юлында сизелеп торуын билгеләп узды.

Кичә җырлар белән үрелеп барды. Автор башкаручы Илгиз Шәйхразиевның керәшен халык җыруларын башкаруы күңелгә рәхәтлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев