Питрәчтән Анастасия Долгова Өлкәннәр көненә шигырь язган
Анастасия Макаровна,1947 елда Питрәч районының Иксуар авылында туып-үскән. Аның тормышчан, көнүзәк темага язылган шигырьләре газетада даими басылып килә.
Бүген, 1 октябрьдә, Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең көз фасылына туры килүе очраклы түгел. Алтын көздә без бөтен көчен халкына биргән, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне хөрмәтлибез
Якты эзләр калдырабыз
Табигатьнең матурлыгын
Күреп туймадым.
Вакыт чиксез һәм хисапсыз...
Шулай уйладым.
Һәрчак ялкынлы ут булып,
Янасым килде...
Чү, каршымда гомер тавы –
Көз икән инде.
Язлар җиткәч, табигать ич –
Гел чәчәк җире!
Тик ул язларга кайтырга,
Юллар юк, кире.
Бик кызганыч, гомер уза –
Ходай кулында.
Якты эзләр калдырабыз,
Килер буынга.
Фото Анастасия Долговадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев