Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Нардуганчылар: «Бәйрәмнәр котлы, тормыш түгәрәк булсын!»

Һәр милләтнең үз бәйрәме, йола-гадәте була. Бу көннәрдә православие динендәгеләр зурлап Рождествоны билгеләп үттеләр.

Элгәредән бәйрәм көннәрендә йортларда тынычлык булдырырга тырышканнар, тавыш-гауга, тәртипсезлек, начар гадәтләргә юл куелмаган.

Рождестводан соң керәшен авылларында 12 көнгә сузылган Нардуган бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм «кояш туган» дигән мәгънәне аңлата. Бу көннәрдә авыл халкы кеше танымаслык итеп киенә, өйдән-өйгә йөреп такмаклар әйтә, җырлый, йорт хуҗаларына иминлек, бәрәкәт тели:

Нардуган, нардуган,
Нардуган, хуҗалар,
Бәйрәмнәр котлы булсын,
Тормыш түгәрәк булсын.

Шушы көннәрдә, элекке йолаларны искә алып, Кукмара районының Кызыл Тау, Алабуганың Олы Шүрнәк, Мамадышның Дүсмәт, Кумырык, Ылыя (Уткино) Минзәләнең Түбән Юшады авылларында да нардуганчылар йөргән.

«Авылда нардуганчылар белән өйдән-өйгә йөреп, бәрәкәт, муллык сорадык. Һәр йортта кунак иттеләр, тәм-томнар биреп җибәрделәр», – дип хәбәр иттеләр Кумырыктан.

Кызыл Таудан хәбәр итүләренчә, нардуганчылар гармун белән керәшен җыруларын җырлап урам әйләнгәннәр, өйдән-өйгә кереп изге теләкләрен җиткергәннәр.

Бу көнне нардуганчыларны һәрбер өйдә пирмәнкәләр, дурычмаклар пешереп, ачык йөз белән каршы алганнар.

«Илләр тынычланып, алга таба да бергә бергә тату булып яшәргә язсын иде»,— ди авыл халкы.

Әйе, онытылып барган йолаларны да сакларга тырыша карендәшләребез. Бәйрәмнәрне яңартып, матурлап үткәреп киләләр. Шулай да, кайберәүләрнең башкалардан аерылып торган үз фикерләре дә бар.

«Бәйрәм-йолаларны искә төшереп, билгеләп үтү әйбәт, әлбәттә. Тик хәзерге заманда «Нардгуан йөрү» фольклорга әйләнеп калды бугай, хәтта Мишә елгасы буенда урнашкан керәшен авылларында да. Без яшь чакта бу – «төнге бәйрәм», төн уртасында нардуганчыларның өйдән-өйгә йөрүләре үзе бер «тамаша» иде. Ә хәзер нардуганны көпә-көндез уздыралар, урам уртасында, зур сәхнәләрдә концерт куялар», — дип язучылар да бар.

Сез дә үз фикерләрегезне языгыз әле, карендәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев