Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мөслимнән Роза Маракина: «Әни булмыйча, әнинең кадерен белеп булмый»

Роза Маракина Тукай районының Теләнче Тамак авылында туып-үскән, нәсел тамырлары Сарман районы Түбән Чыршылы авылына барып тоташа. Хәзерге вакытта Роза Ивановна Мөслимдә яши.

Әни ул – иң изге, иң кадерле кеше; яшәү, наз һәм җылылык чыганагы, гаилә терәге. Роза Маракина да әнисе турында истәлекләрен язды.

 – Хак сүзләр, әни булгач кына аңлыйбыз шул. Әнием кыска гомерле булды, бары бер генә оныгы - безнең кызыбыз Настеньканы гына күрде. Әни белән бәйле истәлекләр шактый ул. Җәй көннәрендә эш җитәрлек булса да, әтинең эштән кайтканын көтеп ала идек. Аннан аның эш киемнәрен су буенда чайкап кайтабыз диеп, «Москвич» машинабызга төялеп китәбез. Әни керләр чайкаганда, әти суда йөзә. Без апаем белән җәймәгә әзерләгән тәмле ризыкларны: гадәттә, ипи, сөт өсте, йомырка, суган, бәрәңге, 3 литрлы банкага ясалган төрле үләннәрдән ясалган чәй, конфетлар, перәннекләрне ашый идек. Тупны алып төшеп төрле уеннар уйнаган да истә. Эше беткәч, әни дә суда йөзә иде. Ләкин, ни хикмәт, апаем Светлана белән мин йөзәргә өйрәнмәдек.

Әни апаем белән безне игезәкләр кебек бер төрле киендерергә тырышты. Соңрак бер елны район сабантуена без гаилә белән ачык зәңгәр төстә күлмәкләр кидек. Берсендә безне үз янына чакырды да: "Менә хәзер үк кайсыгыз идән юа, шуңа бик матур әйбер бирәм" ди. Үзе әйтми дә, күрсәтми дә. Ә беләсе килә. Нишләргә? Идән юасы дигән теләк юк. Русча әйткәндә "хитрый ход" таптык. Залда идәндә кызыл палас җәелгән иде. Апаем шуны тиз генә себереп чыкты, ә мин паласның( җыеп тормыйча гына) кырыен сөртеп чыктым. Димәк, идән юылды. Әниебез елмаеп кына куйды да, безгә чыннан да матур, ялтырый торган чәч кыстыргычлары ( заколкалар) бүләк итте. Хәзер инде андыйны ясамыйлар.

Аннан мин бераз кире идем, әйтәләр бит исемендә "Р" хәрефе керсә, русча әйткәндә «упрямый» , «упёртый» була дип. Ә ул хәреф миндә генә. Әтием - Иван, әни - Анна, апаем - Светлана. Әле җитмәсә ул хәреф исемнең башында. Бервакыт, киреләнеп мунчага да бармадым, 2- 3 сәгать авыл буйлап йөрдем. Кайткач, әнидән эләкте. Кем әйтмешли, хәзерге акылым булса, әни- әтиләрне гел борчымас идем дә, эх... Яшь чакта аңламыйсың шул...

Бәйрәмнәр җиткән саен, әнине котлыйсы, янына барасы, рәхәтләнеп чәйләр эчеп сөйләшеп утырасылар килә дә бит.

Үзебезнең балаларны , оныкларны исән-сау үстерергә язсын. Һәркемгә дә киләсе елда да бәхетле тормыш телим.

Фотода 1998 елның февраль аенда Роза  белән әнисе Әлүш дәдәләрендә Чаллыда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев