Менделеевск шәһәрендә «Муйтомар - көмеш юл» дип исемләнгән фильм тәкъдим ителде
27 январьда Менделеевск шәһәренең «Юность» кинотеатрында Менделеевск районының һәм Удмуртия Республикасы Грахов районындагы керәшен авыллары буенча узган экспедиция нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл узды.
2024 елның августында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан Бондюг һәм Удмуртия керәшеннәренең йола-гадәтләре, җыр-биюләре, танылган шәхесләре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре турында мәгълүмат җыю, аны системалаштыру, аны фильм форматында чыгару ниятеннән, экспедиция оештырылган иде. 27 январьда Менделеевск шәһәренең "Юность" кинотеатрында бу экспедиция нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл узды. Әлеге түгәрәк өстәл кысаларында "Муйтомар - көмеш юл" дип исемләнгән фильм тәкъдим ителде. Фильмда Бондюг ягы керәшеннәренең гореф-гадәтләре, традицион костюмнары турында бай мәгълүмат тупланды.
Чараны Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан "Бигәш" халык фольклор ансамбле һәм Удмуртия Республикасы Грахов районы Порым авылыннан "Тәңкәләр" фольклор ансамбле чыгышлары ачып җибәрде.
Экспедиция нәтиҗәләре турында фильм караганчы, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова үзенең сәламләү сүзләрен җиткерде, шушы экспедиция дәвамында үз ярдәмнәрен күрсәткән, актив эш алып барган карендәшләребезгә рәхмәт хатларын тапшырды.
Шулай ук, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең әйдәп баручы белгече Павел Александров экспедиция нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы Менделеевск районы һәм Удмуртия Республикасы Грахов районы керәшеннәренең мәдәни мирасы, “перспективалы үсеш юнәлешләре» темасына чыгыш ясады.
Аннан чарада катнашучылар "Муйтомар - көмеш юл" дип исемләнгән фильм карадылар. Һәр авылның үзенә генә хас җыруларын,гореф-гадәтләрен, йолаларын кызыксынып күзәтте алар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фильмнан алган фикерләре белән уртаклашты.
“Бу экспедиция ярдәмендә без күп нәрсәләр белдек. Фильм матди булмаган мәдәни мирасны саклауда зур ярдәм итәчәк. Безнең авылда, мәсәлән, “Тәңкәләр” соңгы керәшен коллективы булырга мөмкин, чөнки авылда барлыгы 15ләп керәшен генә калды. Балалар туган телдә сөйләшми, шуңа күрә, әлеге фильм тарих буларак, бик мөһим. Вакыт узар, керәшеннәр, нәкъ менә безнең Порымныкылар турында сөйләр кеше дә булмас. Фильмда хатын-кыз образындагы һәр кием элементының ничек дөрес киелүе, ничек аталуы турында сөйләнелә. Валентина Мамаковага җентекле итеп тасвирлап биргәне өчен рәхмәт.
Шәхсән миңа фильм ошады. Һәм, мәдәният хезмәткәре буларак, бу фильмда күрсәтелгән мәдәни байлыклар турында мин балаларга да күрсәтә алам”, – дип сөйләде Удмуртиянең Грахов районының Порым авылы клубы җитәкчесе Ксения Сидорова.
“Экспедиция вакытында шуны анладым: музейларда экспонатларның күплеге генә түгел, ә аларның тарихын белү, кызыксынып сораучылар булганда, ничек кулланылганнарын ныклап сөйли алу кирәк. Экспонатларны җыярга, музейларны сакларга кирәк, әлбәттә. Яшьләргә бездән мирас булып калсын. Рәхмәт безнең якларга килүләре өчен. Безнең бу юнәлеш буенча эшләү алымнарына бик күп аңлатма бирделәр”,– диде Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Түгәрәк өстәл ахырында җавап сүзләре белән Менделеевск районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфирә Акберова һәм Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Менделеевск районы бүлеге җитәкчесе Валентина Мамакова чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев