Бондюг ягы керәшеннәре мирасы
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре республикабызның Менделеевск районындагы керәшеннәр төпләнеп яши торган авылларда фольклор-этнографик экспедициядә булдылар.
Бондюг керәшеннәре — аерым бер этнографик төркем. Алар Менделеевск районының сигез авылында — Иске Гришкин, Яңа Гришкин, Тылай, Сәйтәк, Монай, Ашпайка, Бөрешле һәм Максимковода (Әндре) төпләнеп гомер итәләр. Шулай ук, Удмуртия республикасындагы Грахов районының кайбер авылларында да гомер кичерәләр.
Буыннар чылбырын барлап
Фольклор-этнографик экспедициянең максаты — халык традицияләрен белүчеләр белән аралашу, йола-гадәтләрне, җыруларны, төрле көнкүреш әйберләрен, бәйрәм һәм көндәлек киемнәрне, традицион аш-суны һәм элгәрегеләрнең дөньяга карашын, яшәү рәвешен чагылдырган барлык нәрсәне өйрәнү, аларны теркәп бару. Экспедицияләрдә тупланган материаллар эшкәртелә, системага салына, музыкаль фольклор җыентыклары төзелә, төрле мәкаләләр языла. Шулай итеп, буыннар хәтерен өйрәнү һәм саклау өчен бәяләп бетергесез материал фонд барлыкка килә.
Экспедиция уңышлы узган. Аның нәтиҗәләре белән әлеге эскпедиция җитәкчесе, мәдәни үзәкнең төрле жанрлар белгече Павел Александров таныштырды.
— Безгә төрле халык мәдәниятенең үзара йогынтысын, бигрәк тә, керәшеннәргә кагылышлысын күзәтү кызык булды. Күрше төбәкләргә дә чыга алуыбыз — үзе бер җиңү. Төп максатыбыз Бондюг ягы керәшеннәренең киемнәре турында мәгълүмат җыю иде. Башка нәрсәләр: элек заманнардагы аучылык кораллары, савыт-саба турында да үзебезгә күп яңалык белдек. Ул як халкы бик оста балыкчылар булган. Өйдә үрелгән, махсус балык тоту җәтмәләрен дә, битлекләр дә күрдек.
Бу якның милли ризыгы — шишара, аның ничек әзерләнүе белән дә таныштык. Сәяхәтебез Менделеевск районы мәдәният йортында башланып китте. Без "түгәрәк өстәл"дә керәшен фольклор ансамбльләренең репертуары, костюмнары, борынгыдан сакланып калган җырулары, көнкүреш әйберләре, конкурс-фестивальләр турында фикер алыштык. Ә инде авыллар буйлап чыккач, аерым йортларга кереп, өлкән яшьтәге кешеләр белән дә сөйләштек, барлык клубларда, музейларда булдык. Керәшен оешмасы җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт, алар безгә кайларга барырга, кемнәр белән сөйләшергә икәнен әйттеләр. Ә кергән йортларда безгә түти-дәдәйләр үзләрендә нинди кызыксынырлык әйберләр бар, барысын да күрсәттеләр«, — дип сөйләде Павел Андреевич.
Авыл — серле, бай сандык
Экспедиция төркеме алты авылда һәм Менделеевск шәһәрендә булган. Сәйтәк авылы клубында мәдәни мирас һәм тарих буенча керәшен музее оештырылган. Клуб мөдире, «Туганайлар» фольклор ансамбле җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина бу музейда тупланган экспонатлар турында сөйләгән.
"Кечкенә генә бер бүлмәле музейда да безне гаҗәпләндерерлек экспонатлар шактый — искиткеч матур бизәкле тукымадан ясалган алъяпкыч, балалар киеме комплекты, үкчәле галошлар... Бу як керәшеннәре белән сөйләшкәндә, барысы да диярлек, үкчәле чабата турында искә алдылар.
Без авыллар буйлап серле һәм бай сандыкларны актардык. Бер көн буе Гришкин авылында булдык, анда зур күләмле мәгълүмат таптык һәм кияүгә чыккан хатын-кыз костюмын дөрес кию буенча видео яздырдык.
Иске Гришкин музеенда бердәнбер бәрхет камзул, боҗрасы металлдан ясалган, бик борынгы мәләнчек саклана. Менделеевск районында юлыгылган тагын бер табыш — бер дәдәйнең үз йортында булган туку станогы. Станокны интернеттан алган схема буенча үзе җыйган. Кул эшләренә оста хатыны анда бик күп паласлар, урындык җәймәләре тукыган. Кызганычка, ул түти күптән түгел мәңгелеккә күчкән. Хатыны эшләгән станокта тукуы авыррак булса да, ул үзе дә берничә идән җәймәсе тукыган. Бу эш белән кызыксынучылар шактый икән, югалып барган мирасыбызны саклауның, халыкка күрсәтүнең бер мөмкинлеге бит. Авылларның күбесендә диярлек туку станокларының детальләре саклана, тик аларны төзәтеп эшләүче бүтән юк.
Аннан Менделеевск керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова үз машинасы белән Алабуга районы белән чиктәш Бөрешлегә алып китте. Валентина Викторовна мәдәниятебезне барлау, таныту уе белән янып яши. Ул үзе дә бик күп библиографик мәгълүматка ия, борынгы фотосурәтләрне, альбомнарны кадерләп саклый.
Халыкның ментолитеты шундыймы, әллә шундый традицияме — әгәр кемнеңдер якыннары, әби-бабайлары мәңгелеккә күчсә, алар тизрәк иске әйберләрдән арынырга тели. Әле ярый, мәдәният үзәкләре, мәктәп-китапханәләр, музейлар бар. Алар элгәреге әйберләрне үзләренә җыеп баралар.
Күп нәрсәне яшьләр генә түгел, инде олыраклар да белеп бетерми. Мәсәлән, алдарак барган авылларда безгә "маңгай тәңкәсе"н күрсәттеләр. Ә Монай авылында, алар бу хакта белмиләр, аны тамакса итеп кияләр. Чөнки андыйны күрмәгәннәр һәм алар моңа гаепле дә түгел. Без шушы экспедицияләр, эзләнүләр ярдәмендә халыкка аңлатырга, үз мирасыбыз хакында җиткерергә тырышабыз, — дип искәртте Павел Александров.
Монай авылында бүгенге көннәргә кадәр сакланган чачауниклар турында да искәртеп узды әңгәмәдәшем. Аның сүзләренчә, монда чачауниклар үзенчәлекле итеп, төрле яктан тәреләр куеп эшләнгән. Берсе — авыл уртасында, икенчесе урманнар артындагы кырда булса да, аларны кадерләп карап, пәрдәләр элеп матурлап торалар.
Ә хәзер ансамбльләрдәге солистларның киемнәре элгәрегеләргә охшашмы, дигән соравыма, Павел:
«Күпләренең заманча стильләштерелгән киемнәре, элгәреге белән чагыштырганда, «җир белән күк арасы». Мисал өчен сүрәкәне алыйк, аның хәтта нинди формада икәнлеген дә төгәл әйтеп булмый, яулыгы да юк, калфакны хәтерләтә. Җитмәсә, төрле ялтыравык бизәкләр белән эшләнгән. Кайбер ансамбльләрнең заманчалаштырып тегелгән киемнәрен — зур сәхнәдә чыгыш ясаганда, ә элгәредән сакланып калган чын керәшен киемнәрен йолаларны күрсәткәндә, төрле чаралар үткәргәндә киюләре хакында әйттеләр. Иске Гришкинның «Бигәш» һәм «Бигәшкәй» ансамбльләре үз традицияләренә тугры калган дияргә була, алар үз стильләрен тулаем сакларга тырыша",— дип җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев