Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Машина йөртү таныклыгы 2026 елда автомат рәвештә озайтылмаячак

Биредә 2022 елда гамәлдә булу вакыты чыккан һәм автомат рәвештә өч елга озайтылган таныклыклар турында сүз бара.

Россиядә машина йөртү таныклыклары 2026 елның 1 гыйнварыннан автомат рәвештә озайтылмаячак. Бу хакта О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының Л.Л.Попов исемендәге административ хокук һәм процесс кафедрасы ассистенты Тургунбой Зокиров. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, гамәлдә булу вакыты 2025 елның 31 декабрендә тәмамлана торган машина йөртү таныклыклары 2028 елның 30 декабренә кадәр озайтылачак.

«Әгәр таныклыкларның гамәлдә булу вакыты 2026 елның 1 гыйнварыннан чыга икән, ул автомат рәвештә озайтылмаячак», — дип кисәтте Закиров.

Элегрәк автоэксперт, «Автомобильчеләрнең хокукларын яклау» Халык фронты эшче төркеме җитәкчесе Петр Шкуматов срогы чыккан таныклык белән рульгә утырган өчен штраф турында кисәткән иде.

«Срогы чыккан таныклык белән йөрергә ярамый. Бу «идарә итү хокукы юк» дип квалификацияләнә һәм моның өчен Административ хокук бозулар кодексының 12.7.1 маддәсе буенча 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салачаклар, шулай ук машина белән идарә итүдән читләштереп, автомобильне махсус тукталышка эвакуацияләргә дә мөмкиннәр», — диде ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев