Марина Карповага Мамадыш халкы рәхмәт белдерә
14 сентябрь көнне, Бердәм тавыш бирү көне уңаеннан, Марина Карпова Мамадышта концерт куйды.
Бүгенге Республикакүләм мөһим бәйрәмгә - регионыбыз Рәисен сайлау көнендә Мамадышның үзәк мәйданында зур концерт программасы әзерләнде. Кунак итеп, туган ягыбызны данлап: "Нократ буйлары - керәшен авыллары" дип җырлаучы Татарстанның атказанган артисткасы Марина Карпованы чакырдык.
“Сила в единстве - Бердәмлектә көч" дип аталган концерт программасында катнашу өчен Марина Карповадан да уңай артист булмас, дип уйладык. Беренчедән, ул Татарстаныбызны данлап, татар телендә матур җыр иҗат иткән шәхес, үзен композитор итеп тә сынаган карендәшебез. Икенчедән, данлыклы Пятницкий исемендәге рус халык хорында солист булып эшләгән, рус җырларын русларның үзләреннән дә уздырып җырлый торган җырчыбыз. Өченчедән, керәшен халык җырларын дөньяга танытуда армый-талмый хезмәт итүче керәшен кызы.
Туган телебездә камил сөйләшә торган, Татарстанны сөюче Башкортстан кызының иҗаты әнә шундый киңкырлы.
Аның бүгенге бәйрәм концертында чыгыш ясавы, руслар әйтмешли, "как раз в тему" булды.
Марина Ивановнага бөтен мамадышлылар исеменнән зур рәхмәт әйтәбез, иҗатында зур уңышлар теләп калабыз.
Галина Смирнова,
Мамадыш Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев