Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Марина Карпова: Сайлауда катнашу – хакимият һәм халык арасындагы үзара хезмәттәшлекнең ачык мисалы

Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова бүген, 14 сентябрь көнне, сайлауларда катнашып, үз тавышын бирде.

14 сентябрь – Россиядә бердәм сайлаулар көне. Татарстанлылар иртән-иртүк гаиләләре белән сайлау участокларына барып, үз тавышларын бирергә ашыга. Казан шәһәр филармониясе солисты, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова сайлауларда катнашуның мөһимлеген искәртте:

- Әгәр сайлау хокукы бар икән, аннан һичшиксез файдаланырга кирәк. Бу үз позицияңне күрсәтү, үз фикереңне белдерү, үз хокукларыңны һәм мәнфәгатьләреңне яклау мөмкинлеге. Сайлау участокларына никадәр кеше килсә, без үзебезнең республика үсешенә битараф булмавыбызны шулкадәр ачык күрсәтә алачакбыз. Мин һәрвакыт сайлауларда катнашам, бу бит гражданлык җаваплылыгы гына түгел, хакимият һәм халык арасындагы үзара хезмәттәшлекнең ачык мисалы да, – диде карендәшебез Марина Карпова. 

Марина Карпова бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уздырыла торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында да катнашачак, һәм кичке якта Мамадыш шәһәрендә чыгыш ясаячак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев