Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыш районының керәшен укытучыларына, тәрбиячеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бу көннәрдә Татарстан районнарында мәгариф хезмәткәрләренең август конференцияләре узды.

Традицион август киңәшмәләре кысаларында, мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары, район мәгариф идарәсе бүләкләренә укытучылар, тәрбиячеләр, җитәкчеләр лаек булды.

Алар арасында карендәшләребез дә күп.

Мамадыш районының 12 номерлы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Римма Кузнецова, Җөри авылы мәктәбе укытучысы Елена Вятская, Мамадышның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернаты укытучы-дефектологы Елена Җиһаншина "Телләрне, мәдәниятне һәм традицияләрне саклау һәм үстерү өчен" күкрәк билгесенә;

Кызыл тау авылының “Аленушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Степанова Татарстан республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының  “Мәгариф системасында яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне һәм күп еллар намуслы хезмәте өчен» Мактау грамотасына лаек булдылар.

Фото Римма Кузнецовадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев