Тукай районының Мәләкәс авылында төзелеп килә торган чиркәүнең качын һәм куполын аруландыру тантанасы узды.
Аруландыруны Яр Чаллы һәм Алабуга епископы Гавриил үткәрде.
«Ял көне булуга карамастан, кеше күп җыелды. Мәләкәстән генә түгел, ә тирә-юньдәге барлык авыллардан да карендәшләр килде. Җыелган халык бергәләп иман әйтте.
Ялтырап торган качлы куполны урнаштыру изге урынны төзелешендәге иң мөһим этапларның берсе булды. Хәзер ул ерактан күренеп торачак, бөтен тирә-юнь өчен рухи ориентир булып хезмәт итәчәк. Бу урын Ходайның бәхиллеге символы булачак. Төзүчеләрнең эчке бизәкләүне һәм башка эшләрне тәмамлыйсы кала», – дип хәбәр иттеләр Мәләкәстән.

Фотолар Мәләкәс авылы мәдәният йортыннан.
Нет комментариев