Мәләкәснең «Өмет» волонтерлар отряды хәрби операциядәгеләрне хуш исле чәй белән сөендерәчәк
Тукай районының Мәләкәс авылы волонтерлары даими рәветә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә.
Меләкәс авылының "Өмет" волонтерлар отряды, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хуш исле һәм файдалы чәй ясау максатыннан, шифалы үләннәр әзерләде. Бу игелекле эшкә авыл халкы да кушылды.
«Туган ягыбызда үстерелгән һәм җыелган шифалы үләннәр, безнең егетләрне салкын көннәрдә җылытыр, иммунитетларын ныгытыр һәм витаминнар белән тулыландырыр дип ышанабыз. Бу чәй, аларның күңеленә җылылык һәм язгы якынлашу хисен алып килер дип өметләнәбез. Ватанны саклаучыларга ярдәм итүче һәркемгә, аларның изге эше өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Бу катлаулы вакытта бердәмлек һәм ярдәмләшү бик мөһим», – дип яздылар Мәләкәс мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев