Мәләкәслеләр Яр Чаллы ярминкәсендә керәшен җыруларын яңгыратты (видео)
25 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Тукай районы авыллары да актив катнашты.
Ярминкәдә Тукай районының мәдәният хезмәткәрләре һәм авыллардан килгән үзешчән сәнгать осталары да үз чыгышлары белән халыкны җыйды. Аларның матур концерт номерлары тамашачылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде.
Мәләкәс мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева үз авылларының да бу чарада катнашуын билгеләп үтте.
«Безнең Мәләкәс авылы да читтә калмады. Тукай районы авылларының бу чарада актив катнашуы, үзләренең иң яхшы продукцияләрен тәкъдим итүе, шулай ук мәдәни чыгышлары белән халыкны сөендерүе – моның барысы да авыл һәм шәһәр арасындагы элемтәне ныгытуга, бер-береңне аңлауны арттыруга хезмәт итә. Мәләкәс авылы кебек үк, башка авыллар да үзләренең байлыкларын, традицияләрен күрсәтү өчен мондый мәйданнарны бик теләп файдаланалар”, - диде ул.

Фото-видео Марина Казанцева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев