Мәктәп укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьдә бер көн түләүсез ял бирү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылачак
Депутат Сергей Миронов һәм контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев әзерләгән документ чәршәмбе көнне депутатлар каравына тапшырылачак, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Аңлатма язуы нигезендә, проект РФ Хезмәт кодексының 128 маддәсе 2 өлешенә үзгәрешләр кертүне күздә тота. I-XI сыйныфларда укучы балаларның ата-аналарын (шулай ук уллыкка алучыларны, опекуннарны, попечительләрне һәм тәрбиягә бала алган ата-аналарны да) эш бирүче язма гариза буенча хезмәт хакын сакламыйча отпуск бирергә тиешле хезмәткәрләр исәбенә кертергә тәкъдим ителә.
Закон проекты авторлары билгеләп үткәнчә, Белем көнендә ял алу мөмкинлеге эш бирүченең карарына бәйле: ул хезмәткәргә отгул бирмәскә яки еллык ялдан бер көн алуны таләп итәргә мөмкин.
Парламентарийлар искәрткәнчә, 1 сентябрь мәктәп кенә түгел, ә гаилә бәйрәме дә, һәм ата-аналарның тантаналы линейкада катнашуы аерым әһәмияткә ия. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, эш бирүчеләр мондый ял көнен закон нигезендә бирергә тиеш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев