Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Людмила Белоусова: «Мин республикабыз, аның ышанычлы җитәкчесе өчен тавыш бирдем»

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Людмила Белоусова бүген, 14 сентябрь көнне, сайлауда катнашып, Татарстан Рәисе өчен үз тавышын бирде.

«Күп җирләрдә йөргән кеше буларак, шуны әйтәм: безнең Татарстан — иң матур республика. Ә Казан хәтта Европа шәһәрләре арасында да иң матуры. Кызыклы зур проектларны тормышка ашыручы безнең керәшен оешмасы республика җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тоеп эшли. Нинди генә инициатива белән чыксак та, Татарстан җитәкчесе тарафыннан хуплау табабыз. Җәкәү йорты да, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле дә бу ярдәмне һәрвакыт сизеп тора. Әле Җөридә узган республикакүләм «Питрау» бәйрәмендә биш керәшен коллективына Татарстан җитәкчелегенең 500әр меңлек сертификатлар бирелде.

Шуңа күрә дә бүген мин сайлау участогына килеп, республикабыз, аның ышанычлы җитәкчесе өчен тавыш бирдем», – дип сөйләде Людмила Даниловна сайлау участогыннан чыккач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев