Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Людмила Белоусова: «Белемебез, әзерлегебез белән аерылып тордык»

5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне

Укытучылар көне һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелсә дә, асылда, ул бөтен халык бәйрәме. Чөнки һәрберебезнең күңелендә, тормышында якты эз калдырган кеше ул – укытучы. Алар һәр көн үзләренең тырыш хезмәте белән чын могҗиза тудыра: оялчан, шул ук вакытта кызыксынучан булып үсеп килүче беренче класс укучысыннан, үз иленең патриоты, лаеклы гражданины булган шәхес тәрбиялиләр.

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова:

“Мин беренче класска 7 яшьтә, Сарман районындагы туган авылым Түбән Чыршылының дүртеллык башлангыч мәктәбенә укырга кердем. Дәдәйләрем, түтиләрем белән бергәләп 1 сентябрьгә әзерләнгәнебез бүгенгедәй хәтеремдә. Мәктәп формасы киеп, кулыма чәчәк тотып укытучы апам каршына килеп басканыма кадәр исемдә. Мәктәптә дүрт класска ике укытучы иде. Ике зур класс, берсендә – беренче һәм өченчеләр, икенчесендә – икенчеләр белән дүртенчеләр. Ике класс белән эшләгән укытучы җаен тапты: бер класска эш бирә дә, үзе икенчеләре белән шөгыльләнә. Мин инде укырга кергәнче үк укый-яза белә идем. Мин беренчегә килгәндә, дәдәй өченчегә керде, бер класста укыдык. Беренче укытучым Ульяна Данилова (Малова) уку елы башында ук, миннән текстлар укыта иде. Укытучыбыз – безнең авылга килен булып төшкән кеше. Аның дәдәсе Иван Тумреев – районда гына түгел, Татарстанда билгеле педагог. Сугышта бер күзен югалтып кайткан ветеран, РСФСРның атказанган укытучысы. Ул заманда андый исем бик сирәк укытучыга бирелгәндер. Шундый укытучылар династиясеннән чыккан, үзе дә талантлы Ульяна апаның (без аңа шулай эндәшә идек) безне укытуы зур горурлык булды. Ульяна апалар безнең ут күршедә генә яшәделәр. Бер гаиләдәй тату идек без. Балалары безнең әти-әнигә “мама-папа” диләр иде. Без әти-әнинең биш баласы да аның укучылары булдык. Кызганыч, рак авыруыннан терелә алмады, бик иртә, 48 яшендә мәңгелеккә күчте. Бишенче класска Югары Чыршылы сигезьеллык мәктәбенә бардык. Анда баргач, Ульяна апаның тырышлыгы, чын педагог булуы нәтиҗәсендә, безнең авыл балалары белемебез, әзерлегебез буенча аерылып тордык. 8 бала бардык, барыбыз да ударник, отличник идек”, – дип искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев