Хәтерлисезме, уку елы башлануга шушы темага сочинение яздыралар иде? Быел укучылардан гына яздырмыйча, үзем язып карарга булдым әле. Укытучы булгач, каникул дигән сүз миңа да килешеп тора бит.
Июнь вакыйгалары, гадәттә, Сабан туйлары белән башланып китә. Бөтен халыкныкына әйләнгән бу бәйрәмнәрнең берничәсен күрдем. Июнь башында ук затлы карендәшләребез — халык артистлары — Георгий Ибушев һәм Олег Фазылҗановлар белән Владимир авылында очрашып, Георгий дәдәйнең «настоящий авыл өе»ндә бик күңелле итеп сөйләшеп утырдык. Андагы көлешүдән, Камал театры һәм филармониядәге күренекле шәхесләр белән булган мәзәк хәлләрне тыңлап, икенче көнне дә бит мускулларым авырта иде әле. Олег Фазылҗанов уйнаган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен дә күрергә насыйп булды, шөкер. Яңа куелышны бик күрәсем килгән иде, карендәшебезнең мин әйтмәсәм дә «молодец» икәнен бөтен кеше белә. Спектакльнең минем тарафтан күренгән плюсләре-минуслары турында да сөйләштек Олег Фарукович белән. Шуңа сөендем, карендәшебез фикерем белән тулысынча килеште. Ике якташ артистыбыз уйнаган «Ситса туй»ны да карадым яңа Камал театрында, билетны да алар юнәтте. Кунакка күп йөрдем мин быел. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы җырчысы Дания апа Сибгатуллина белән дә керәшеннәр турында сөйләшми калмадык, чөнки ул хезмәт юлын Владимир мәктәбендә башлаган, аннары үзенең сәхнәгә чыгаручы укытучысын — минем әтием — Пасыев Семен Ивановичны бик җылы итеп искә ала. Георгий Ибушев белән уртак укытучыбыз, минем класс җитәкчесе Раиса Черноваларда кунак булдык. Георгий дәдәйнең дә күптәнге хыялы тормышка ашты — укытучысы белән күрешү турында байтактан хыяллана иде инде. Казанда эшләүче мактаулы врач, ачык күңелле, шулай ук Казаннан туган авылы Владимирга ашкынып кайтучы Галина Григорьеваның өендә дә рәхәтләнеп кич утырдык. Усалида Гөлнур апа Хәбибуллинада кунак булуым турында да язмый калып булмый. Ул да хезмәт юлын керәшен авылы Албайда башлаган. Җырчы Җәкәү җортының даими кунагы ул, бер мероприятиене дә калдырмый йөри. Әнием Роза Григорьевнаның яраткан укучысы, ә үзе «әни аркасында» Казан Дәүләт университетының татар теле бүлеген тәмамлаган.
Июнь ахырында ел саен уздырыла торган «Әлбәдән хәрби уеннары»ның тамашачысы булдым бу җәйдә. Илебез горурлыгы булган, батырлыгы белән хәтта немец фашистларын да шаккаттырган Советлар Союзы Герое, Брест крепосте батыры Петр Гавриловны биргән бит ул Питрәч ягы. Әлбәдәндәге бу грандиоз чара Сергей Смирновның «Брест крепосте» китабын укырга этәрде. Әйе, җәй уртасында китап укырга да вакыт таптым. Пётр Михайлович Гавриловның батырлыгын бу китапны укымыйча белеп булмаганлыгын аңладым. Әлбәдәндә Россия Герое, карендәшебез Иван Додосовка багышланган аерым күргәзмә каравымны да ничек язмый калыйм? Быел Питрәч районында әллә ничә тапкыр булырга туры килде. Беренчедән, Янсуар кодагые мин, икенчедән, племянницам Оля да Янсуар егетенә кияүгә чыкты. Питрәчнең иң матур кафесында керәшенчә бәби туенда «гулять иттек» әле. Питрауларда да булдым. Албай Питравын гел керәшенчә итеп, Дмитрий Баранов белән Вадим Шрыковлар алып барган булса, бәйрәм күрке — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре — Валерий Шрыков иде.
Аннары инде Җөри Питравы. Бу бәйрәм турында минем язып тору кирәк булмас, тик кайбер фольклор коллективларының киемнәре бик эчемне пошырды, керәшенчә түгел иде. Төп сәхнәдә артистлар концертын алып баручылар — Олег Фазылҗанов һәм ирле-хатынлы Максимовлар белән минем туганнан туышкан сеңелем, ерак дәдәй кызы Лилия Кирушина эшләде. Аның Питрауда беренче тапкыр эшләве яңа исем буларак танылу булды. Биредә Җөри мәктәбе директоры, дустым Владимир Кузнецов белән очраштык. Ул мине тиз генә Ылыя (Уткино) авылына алып барып, изгебез Петр Гаврилов үскән нигезне күрсәтте. Аларда кунак булып чыкканны язып тормыйм инде, рәхмәт кенә әйтәм. Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов үскән йортның да кайсы урамда икәнен беләм хәзер.
Мамадышның «Дан аллеясы»нда Петр Гаврилов, Василий Тимофеев, Степан Домолазовларның барельефлары янында туктап тордым. Мамадыш районының биш Бөек Ватан сугышы геройларының өчесе Албай авылыныкы икәнен бөтен керәшен кешесе белә торгандыр. Югары Әрнәш кешесе, Социалистик хезмәт герое Иван Ивановка да һәйкәл куелган безнең район үзәгендә. Албайның геройлар музеенда бу җәйдә тагын булырга туры килде. Район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе булып эшләгән Алена Солтанова белән Елизавета Кирушина җитәкләгән музейны бик ошатып кайттык. Албай дигәннән, шушы авылда яшәүче, гомере буе бер җирдә — балалар бакчасында эшләүче, ерак дәдәбез кызы, керәшенчә марафончы — Любовь Мишурина-Кирушинаның 60 яшьлек юбилеен бәйрәм иттек. «Бәрмәнчек» ансамблендә эшләүче туганыбыз Денис Михайловның: «Әзерләгән сценариемның яртысын да эшли алмадым, бөтен кеше артист монда», — диюе безнекеләргә бик зур комплимент инде!
Юкәчедәге Казанский бәйрәме быел да «миннән башка узмады». Мин монда килгән саен җаныма рәхәтлек алып китәм. Монда минем «тәнкыйть күзлеге»м күрсәтүдән туктый, чөнки «бәйләнерлек» әйбер тапмыйм. Олег Фазылҗанов «үз кеше» монда, теләсә кемнең кайсы авылдан икәнен дә белә, авыл кешесенә кушаматы белән дәшә: аңа килешә, үпкәләүче дә юк, кисәтүче дә. Монда безнең Вадим Захаров, Римма Никитиналар «үз кеше». Алина Прокофьева янында Азат Кәримов үзен «керәшен кияве» итеп кенә тота. «Казан егетләре» төркеме халыкка «карендәшләр» дип мөрәҗәгать итә, Чаллы җырчысы Хәятне дә бик яраталар Юкәчедә.
Ике-өч көннән тагын Юкәчегә киттем. Бу юлы Юкәче чиркәвендә изгебез Петр Гаврилов хөрмәтенә уздырылган литургиядә катнаштым. Аны отец Алексий Колчерин уздырды. «Божий народ — кряшены» фильмы авторлары Петр Гавриловка багышланган серияләрне тәкъдим итте. Аның тормыш юлын өйрәнүгә бик зур хезмәт куелган.
Укытучыларның август киңәшмәсендә Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. Сөенечем эчемә сыймады, дип мактана алмыйм, «лучше поздно, чем никогда» дигән рус мәкале туры килә инде…
Укып чыксагыз, «Бер дә өйдә тормагансың икән», — дигәнсездер. Шулайрак булды шул. Кызларым да үзем төсле: «Йөри алганда йөр», — дип дәртләндереп кенә торалар. Алма агачыннан ерак төшми шул.
Йомгаклап шуны әйтергә була, быелгы җәйге каникул матур үтте, истәлекләргә бай булды, күп яңалыклар белдем. Барыбызга да исән-сау булырга, туганнар, карендәшләр белән күрешеп, аралашып яшәргә язсын!
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы, Усали авылы.
Нет комментариев