Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Артем Пискунов белән әңгәмәдән өзек.
— Артем, театр сезоны башланды. Җиң сызганып эшкә керешәсез. Быел да премьералар күп була. Ни өчен театрлар андый тизлектә эшли?
— «Бу кызык түгел, тагын, яңа кирәк», — дип әйтәбез. Чөнки хәзер кешеләргә кешенең хисләре кызык түгел. Режиссерлар да күпвакыт шуңа иярә. Елына 4 сыйфатлы спектакль чыгару күпкә хәерле.
Санкт-Петербургта Лев Додинның «Братья и сестры» спектаклен карап кайттым. Ул 6 сәгатьтән күбрәк, ике тәнәфес белән бара. Моны, билгеле, озак диләр. Әмма ул спектакль театрда инде 40 елдан күбрәк уйнала. Андый спектакльләр дә бик кирәк. Башны эшләтү, бер үк тырмага басмау, уйлану өчен кирәк. Театр — хезмәт күрсәтү урыны түгел. Безгә монда уйланырга ризык, сорауларга җавап алырга киләләр. Театр җәмгыятьнең кимчелекле якларына төртеп күрсәтергә тиеш. Ә андый иҗат җимешен тиз генә булдырып булмый.
«Менә сиңа роль, эшлә», — дигәнгә кайтып калабыз. Ә театр көллияте һәм зур сәхнә арасында аерма күп. Төп геройларны уйнаучы артистлар булсын өчен, аларны үстерергә кирәк.
— Без Советлар Союзында яшәмибез шул. Заманалар да киеренке...
— Артыгын кыланмыйча да, халыкны уйлата торган әсәрләр ясап була. Кешегә нәрсә яхшы һәм начар икәнен аңлатырга кирәкми. Яхшының мең төрле төсмере була ала бит. Шуны күрсәтергә кирәк. «Җилкәнсезләр» спектаклен алыйк. Тинчурин бит беркемне хурламый. Бары ике катламның язмышын гына күрсәтә. Ә нәтиҗәне һәркем үзе ясый. Шундый әсәрләр иҗат итә торган драматурглар да җитми. Театрны сәясәт, яшәештән аерып булмый.
— Үзеңнең язасың килмиме?
— Беренчедән, мин бик ялкау. Икенчедән, мин аның белән шөгыльләнергә теләмим. Ә тормыш кыска. Яратмаган эш белән шөгыльләнеп вакыт үткәрергә ярамый. Нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәнен иртәрәк аңлаган кеше — гений. Мин үзем үлгәч, 10-20 ел булса да: «Шундый шәп актер бар иде, яхшы остаз иде», — дигән фикер калуын телим. Син бу дөньяда булмасаң да, җырларыңны тыңласалар, уйнаган рольләреңне истә тотсалар, димәк, яшисең. Кайвакыт мәдәният оешмаларына танылган кешеләрнең балалары әтисенең йә әнисенең искә алу кичәсен үткәрү турында сөйләшергә кирә. Бер карасаң, кеше гомерен театрга багышлаган, әмма икенче яктан аның нәрсә эшләвен хәтерләүче дә юк кебек. Минем андый кешеләр рәтендә буласым килми.
— Спектакльләрне «сөйри» торган гадәтең барлыкка килде. Бу адымың үзен аклыймы?
— Бу миңа бик ошый. Популярлыкны да кабул итәм. Минем һәрвакыт кешегә әйтер сүзем бар. Бу — чирдер инде. Балачактан шундый идем. Гел игътибар үзәгендә булдым, авызым да тик тормады. Хәзер дә фәлсәфәгә бирелергә, дөньяга югарыдан карарга яратам. Дөресен әйткәндә, көндәлек мәшәкатьләр минем өчен проблема түгел. Резедә бу яктан бик хисчән, җир кешесе. Ул йомран үлгән өчен дә ике-өч көн елый ала. Миңа исә кайда һәм ничек яшәү мөһим түгел.
Телевизор, йокларга урын, китаплар һәм әйбәт машина булса, яхшы. Янымда якыннарым, дусларым булырга тиеш һәм, әлбәттә, театр. Кайчак: «Артем, армыйсыңмы?» — диләр. Бу сораулар мине киресенчә, тагын да күбрәк эшләргә этәрә. Шуңа бер ролемне дә бирәсем килми. Арып-талып егылганчы уйный алам. Үземне белмичә, җәлләмичә эшлим. «Булдыра алмыйсың», — диләр икән, киресенчә, булдыра алганны исбатлау өчен дә чыгам. Миңа бервакыт сорау биргәннәр иде: 90 яшькә кадәр яшәп, бәхетле гаиләле булумы әллә бик популяр, сәләтле актер булып 40 яшьтә үлүме? Миңа калса, 40 яшь варианты. Ул яшәмәде — ул янды дисеннәр. Менә бу яшәү.
— Синең януың үзен акламаска да мөмкин бит.
— Ә бәлки, минем яну башка кешегә янарга этәргеч бирер. Берничә ел узгач, син яшь артисттан интервью аласың ди. Ул: «Артем Пискунов дигән актер бар иде. Ул шундый итеп уйнады», — дисә дә, димәк, юкка түгел. Минемчә, шулай яшәргә кирәк. Популярлыкны акча эшләү өчен генә куллану дөрес түгел. Ул үз фикереңне җиткерү өчен кирәк. Әлбәттә, син аның өчен җавап та тота алырга тиеш.
— Резедә синең фикерләреңә каршы килмиме?
— Килә, тик бу бернәрсәне дә үзгәртми. Резедәнең дөньяга карашы башка. Ул: «Гаилә, бала», — дип тә яна. Ә мин 18 яшьтән соң, улыма бөтенләй кирәк булмаска да мөмкин. Ир-атлар ирләргә башкача карый. Без гаиләдә, мәсәлән, дүрт малай. Минем папага шалтыратканым юк диярлек. Чөнки аның белән барысы да яхшы икәнен беләсең. Әнигә һәрвакыт шалтыратып торабыз. Бу махсус эшләнә торган әйбер түгел. Папа мине аңлый. Резедә кешеләрне якын күрә.
— Әти-әни бу сүзләргә үпкәләмимме?
— Әнигә дөресен әйтеп елатканым булды. «Ниндидер тәрбия биреп бетерә алмаганбыздыр», — дип тә әйтте. Ә әти үпкәләми. Бәлки, мондый карашлар безгә аннан киләдер дә. Мин дә әти-әнине хөрмәт итәм, яратам. Әле дә хәтерлим, бервакыт әти мал карамаган өчен мине күн итеге белән кыйнады. Авыртты, еладым. Әмма мин бит аңа рәхмәтле булудан туктамыйм. Әти безне эштән курыкмаска өйрәтте. «Тракторны җыеп сүт, өй сал», — дисәләр дә башкарып чыга алам.
— Җырлар чыгара башладың. Тыңлаучыларга сине кайдан эзләргә?
— Музыкаль мәйданчыкларда бар. Гомумән, яңа альбом әзерлим. Кызыксынучылар җитәрлек. Дөрес, мин популяр җырлар язмыйм. Альтернатив музыка, үземә ошаган әйберне иҗат итәм. Хәзерге көн өчен иҗат белән шөгыльләнүнең мәгънәсе юк. Иҗат киләчәк өчен кирәк. Еллар узгач, җырларыңны тыңласыннар, әсәрләреңне укысыннар өчен кирәк. Аңларга теләгән кеше, аңлый. Шигырь язалар — җыр өчен, җырлыйлар — акча өчен, яшиләр — рәхәт яшәр өчен. Монда беркемне гаепләп тә булмый.
Шәһри Казан, Илгизә Галиуллина
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев