Хәбәрләр

Кабан-Бастрыктан Димитриевлар гаиләсе шәфкатьлелек сыйфты белән хөрмәт яулый

16 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Көзге изгелек атнасы» акциясе башланды.

Зәй районының Дүртмунча авыл җирлегендә олы йөрәкле кешеләр яши. Алар арасында Кабан-Бастрык авылыннан Димитриевлар гаиләсе дә бар. Алардагы кешелеклелек, шәфкатьлелек, башкалар өчен шатлана һәм кайгыра белү — гаилә бәхетенең нигезе. Гаилә башлыгы Ренат, малай чагыннан ук, үз якларында бал кортлары үрчетү буенча дан тоткан әтисе янында кайнашып, күп нәрсәгә өйрәнеп үсә. Бүгенге көндә ул тәҗрибәле умартачы. Йорт һәм гаилә учагын саклаучы — Гөлбахар Димитриева. Ул — өч бала әнисе, сөекле хатын һәм каенанасы белән 30 елдан артык тату яшәүче килен. 

Димитриевларның тату гаиләсе
Димитриевларның тату гаиләсе

Көндәлек мәшәкатьләр, бакча, умартачылык эшләре арасында ул үзенең якыннарына гына түгел, ә авылның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашырга да һәрвакыт вакыт таба. Гөлбахар Талиповна авыр минутларда һәрвакыт ярдәмгә килергә һәм терәк булырга әзер.

«Көзге изгелек атнасы» акциясендә катнашып, Димитриевлар берничә тапкыр бал, җылы оекбашлар, перчаткалар, матди ярдәм китерделәр, шулай ук Дүртмунча авыл мәдәният йортында СВОда катнашучылар өчен үрелә торган маскировка челтәрләрен тулыландыру өчен кирәкле әйберләр белән дә булыштылар. Гөлбахар Димитриева волонтерларны бал белән сыйлаганда, ул һәркем өчен җылы сүз, елмаю һәм рәхмәт сүзләрен таба белә. «Изге эш» төшенчәсе аны төрле акцияләрдә катнашканда гына түгел, ә гомере буе юлдаш булып озатып бара», — дип сөйләде Дүртмунча мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Салихова.

Гөлнара Салихова фотолары.


Нет комментариев