Җәйге ялымның ике атнасын кояшлы Үзбәкстан якларында уздырдым. Чын үзбәк гаиләсендә яшәп, аларның культурасы белән тагын да якыннанрак танышып кайттым. Анда күргәннәремнең иң кызыклы мизгелләре белән уртаклашам.
Кояшлы як
Үзбәкстанда туганнарым барлыкка килер, дип уйламаган идем. Бертуган сеңлем, «Кряшен чибяре-2023» финалисты Анастасия быел кияүгә чыкты, ә аның ире Алишер Үзбәкстанның Чирчик дигән шәһәреннән. Әти-әнисе, бертуганнары шунда яши. Аларның өйләнешүе безне шушы якка алып килде дә инде.
Казаннан Ташкентка 3 сәгатькә якын очасы, вакыт аермасы +2 сәгать. Ташкент аэропортыннан шәһәргә чыккач та биткә кайнар җил килеп бәрелә. Монда һава бик коры, яңгырлар да сирәк күренеш. Тиз генә машиналарга утырыштык та, Чирчикка юл тоттык. Күзәтеп барам: йортлар бер-берсенә тыгыз урнашкан. Бу — җирнең кыйммәтлеге белән аңлатыла. Шәхси йортлар янында, заманча проект белән төзелгәннәре дә шактый.
Шәһәрдәге күпчелек халык сәүдә, төзелеш юнәлешендә эшли, ә авылларда терлек үрчетә, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сата. Үзбәк мамыгын (хлопок) җыю күбесенчә элеккечә кул көче белән башкарыла. Совет чорында бу эшкә мәктәп укучыларын, студентларны мәҗбүри җибәрә торган булганнар.
Узбәкстанның мөстәкыйль дәүләт булуына быел — 35 ел. Алар аны 1 сентябрьдә бәйрәм итә, оешмаларда ял көне. Мәктәпләрдә укулар 2нче сентябрьдән башлана. Бәйрәм хөрмәтенә шәһәрдәге күп биналарда плакатлар эленеп, флаглар җилфердәп тора иде.
Кунакчыл, юмарт халык
Килеп җиткәч «бездә иң яхшы урын, иң тәмле ризык — кодаларга» дип, кыстый-кыстый, табын артына чакырдылар. Нинди генә милли ризыклардан авыз итмәдек: чучвара, юка, самса, ханум, ковурдак, мастаба һәм башкалар. Монда ризык, чыннан да, телеңне йотарлык. Ә җиләк-җимешнең никадәр баллы, сусыл икәнен әйтеп бетереп булмый.
Кунак ашы — кара-каршы, дигәндәй, без кодаларны керәшен ризыгы күзикмәк пешереп сыйладык. Аны мактый-мактый ашаулары күңелгә май булып ятты.
Кодаларда зур табын өстәле зал уртасында һәрвакыт корылган булып тора: җиләк-җимеш, чикләвекләр, чәйгә — пиала, аш өчен касә. Моннан тыш, өйләрендә топчан да бар. Бу — биеклеге якынча 45-75 см булган зур агач каркас, бездәге элекеге сәкеләрне хәтерләтә. Аның өстенә калын матраслар салына, ул утыру, ашау, ял итү һәм хәтта йоклау өчен дә хезмәт итә. Топчан өстендә ашау өчен кечкенә генә өстәл куела. Мондый урыннар ишегалларында да бар. Аякларны бөкләп утырып, без дә топчанда сыйландык.
Өстәл артына җыелгач та, ризыкка иң элек йорт хуҗасы — ир кеше кагыла, соңыннан гына башкалар ашый башлый. Чәйне төпчек бала яки килен ясый. Безнең очракта бу эшне сеңлем башкарды. Чәйне пиаланың яртысына гына салалар, тутырып ясасаң, хөрмәт итмәү дигәнне аңлата икән.
Ике як туганнарны таныштыру максатыннан кунак җыйдылар. Монда ул «пылауга җыю» дип тә атала. Иртәнге 5тә учак кабызып, казан асалар. Пылауны 50 ел тәҗрибәсе булган Нормурза ака (абый) пешерде. Өстәл артында башта ир-егетләр, аннары хатын-кызлар, соңыннан күршеләр утырды. Күршеләргә карата монда зур хөрмәт, аларны туганнардай күрәләр.
Үзбәкстан — Үзәк Азиянең урта өлешендә урнашкан. Илнең күпчелек өлешен далалар һәм биек таулар тәшкил итә. Елгалар, диңгезләр юк, җәен бик эссе, уртача +40-45 градус. Су коену урыннарының күпчелеге тауларда урнашкан. Безне дә шундый урынга, Ходжикент дигән поселокка ял итәргә алып бардылар. Тау итәгендә урнашкан отель, янында зур бассейн, тирә ягы яшеллек, кошлар тавышы... Җирле халык шушындый урыннарга яратып йөри. Эсселек булганга көндезләрен шәһәр халкы урамга бик чыкмый., тормыш көн кичкә авышкач гөрли башлый.
Сәмәрканд — манаралар шәһәре
Үзбәкстанның тарихи матур шәһәрләренең берсе — Сәмәрканд. Ул зурлыгы буенча Үзбәкстанда икенче урында тора. Амир Тимур (Тамерлан) чорында дәүләтнең башкаласы булса, бүген аны Үзбәкстанның мәдәни башкаласы дип атыйлар. Сәмәрканд шәһәре сәүдә кәрваннары узган Бөек ефәк юлының нәкъ үзәгенә урнашкан булган.
Ташкент һәм Сәмәрканд арасында поездлар йөреп тора. Ике сәгатьтән артыграк баргач, зәңгәр капкалы манаралар белән дан тоткан шәһәргә килеп җитәсең. Монда килгән кеше көнчыгышның иң данлыклы Регистан мәйданында булмый калмыйдыр. Мәйданның өч ягында төрле елларда салынган Олугбәк, Шердор, Тилля-Кари мәдрәсәләре урнашкан.
«Биби ханым» — иң зур мәчет. Аны халык телендә «Җомга мәчете» дип тә атыйлар. Тамерлан җирләнгән Гур Эмир мавзолее һәм башка тарихи, истәлекле урыннар белән дә таныштык. Үзбәкстанның беренче Президенты Ислам Кәримов җирләнгән урында да булдык. Шахи-Зинда мавзолее аеруча истә калды. Бер-берсе артыннан тезелеп киткән зәңгәр-фирүзә төстәге бизәкләре белән ясалган биналарны күреп гаҗәпкә каласың.
Санап кителгән тарихи урыннарга керү түләүле. Үзбәкстан гражданнары өчен бер бәя булса, чит ил гражданнары өчен кыйммәтрәк.
Билгеле булганча, үзбәкләрдә пылау иң затлы сый булып санала. Әлеге ризыкны көн саен диярлек ашыйлар һәм әллә ничә төре бар, һәркайсы үзгә. Сәмәрканд пылавы, мәсәлән, катлы-катлы итеп пешерелә һәм табынга шулай бирелә: рис, яшелчә һәм ит. Сәмәрканд ипие (лепешка) да башкачарак. Аны чүпрәсез оннан пешерәләр һәм айлар буе күгәрмичә саклана ала. Кыскасы, барысыннан да авыз итеп карадык.
500 кешелек туйлар
Кая гына барсам да, кыз кеше булгангадыр, туй йолалары белән кызыксынам. Ә монда әлеге йолаларны җире халык авызыннан ишетеп кенә калмыйча, берничәсен үзем дә күреп кайттым.
Без яшәгән урамдагы бер йортта хуҗалар кызларын кияүгә бирде. Туй буласы көнне, кыз ягы, барлык ир-егетләрне таң атканда (туганнар, дуслар, танышлар, күршеләр) пылау белән сыйлады. Анда ким дигәндә 150ләп ир-егет килде. Мондый чараны махсус урыннарда уздыралар, пылау пешерергә дә повар чакыралар.
Төшкә таба кияүнең кәләш артыннан килүен күзәттек. Кызны алырга дип кияү 30га якын ир-егетләр белән генә, әти-әнисез, хатын-кызларсыз килде. Башта музыкантлар бар урамны яңгыратып милли уен коралы «карнай сорнай»да уйнап җибәрде. Бу — кияү килеп җитте, дигәнен аңлата, үзенә күрә «сигнал» ролен үти. Әлеге уен коралында күпчелек очракта, кәләшне алырга килгәндә, туй башлап җибәргәндә һәм тәмамланганда уйныйлар. Шул музыкага егетләр бии-бии кыз яшәгән йорт янына килделәр. Безнең якларда еш кына, кәләш яшәгән йортның капкасына, ишегенә плакатлар, шарлар эләләр. Ә монда кызыл келәм, мәрҗәннәр, чәчәкләр белән бизиләр.
Туйларга 400-500 кунак килә. Мәҗлесне монда ял көненә махсус туры китереп уздырмыйдар, ә ресторанда кайсы көн буш, шул датаны сайлылар.
Туйда кыз ягыннан килгән ир-егетләр күп дигәндә 2 сәгать кенә утыралар. Чөнки ир-атлар иртәнге якта бәйрәм пылавына җыелды, инде кичке банкетта да утыруның мәгънәсе юк, диләр. Туйның икенче көнендә «Келин салом» йоласы уздырылар. Килен матур кием киеп, йөзен яулык белән ябып, кунаклар янына чыгып, баш ия. Бу йола яңа киленнең кунакларга беренче тапкыр сәлам бирүе. Шушы йоладан соң гына ул тулысынча гаиләнең яңа члены булып санала. Килен сәламен алган кунак аңа үз бүләген тапшыра.
Йортка килеп булып төшкән яшь кыз, көн саен иртүк, үзе яшәгән подъезд төбенә су сибеп (тузан күтәрелмәсен өчен) себереп чыгарга тиеш икән. Йоласы шундый булгач, сеңлем дә аны башкарды. Әлеге йортка яшьрәк килен төшсә, бу эш турыдан-туры аңа күчә.
Сатулашу — гадәти күренеш
Үзбәкстан базарлары үзе бер аерым дөнья. Милли коллоритны күрәсең килсә, һичшиксез, базарга барырга кирәк. Анда бер керсәң, чыга алмассың кебек. Ә товарларына килгәндә — нәрсә генә юк. Буеннан-буена сузылган кием рәтләре, матур итеп өелгән, хуш исле җиләк-җимеш, капчык-капчык чикләвек, тәм-томнар (халва, нават) күплеген күреп сүзсез каласың.
Чорсу — Ташкентның иң борынгы һәм танылган базары. Монда көн саен меңләгән кеше йөри. Базарны тулысынча урап чыгу өчен бер көн кирәк. Базардагы милли бизәкле, төрле төсле кием-салымны күргәч, күзләр камаша. Барысын да тотып, киеп карыйсы килә. Тик шунысы бар, синең турист икәнеңне белсәләр, бәяләрне яхшы гына арттырып куярга да мөмкиннәр. Шуңа да, сатулашырга курыкмаска кирәк. Бу — гадәти күренеш, хәтта, шулай кирәк дип тә әйтәләр.
Озын рәтләрне урап баргач, ризыклар рәтенә килеп чыгасың. Күз алдыгызга китерегез: озын бер рәттә, ачык һавада нидер пешерәләр. Һәркайсы синең белән исәнләшеп, үз ризыгыннан авыз итеп карарга чакыра. Яңа пешкән ипи, кайнар самса, тәмләткечләр, балык, пылау исләре борынны кытыклап керә. Ризыктан, милли киемнәрдән тыш, базарда кулдан ясалган керамик савыт-саба, бизәкле тәлинкәләр, башка бик күп сувенирлар да сатыла.
Традицияләр сагында
Үзбәкстан үз йолаларын, культурасын саклап яши. Бу аеруча гаиләдә нык чагыла. Бәләкәйләр олыларга нык хөрмәт белән карый, алардан узып сүз әйтми, өстәл янына да башта олылар утыра.
Көнчыгыш халкының кунакчыллыгы турында күп ишеткәнем бар, аның никадәр дөреслеккә туры килгәнен үзең анда баргач кына аңлыйсың икән. Адым саен бер дә таныш булмаган кешеләр синең белән исәнләшә, хәл белешә, кунакка дәшә. Базарда йөргәндә дә җиләк-җимештән авыз итеп карарга кыстыйлар, ә кайбер кибетләрдә сине чәй һәм тәм-томнар белән сыйлыйлар.
Узбәкстан — киң күңелле, ачык йөзле кешеләре, тәмле ризыклары белән күңелгә кереп калды. Никадәр генә матур фото, видеолар күрсәтеп, күпме генә сөйләсәң дә, анда алган хис-кичерешләрен аңлатып бетереп булмый. Бу якларны, һичшиксез, үзең барып күрергә кирәк!
Алина Кондратьва фотолары
Нет комментариев