Су — тормышның нигезе.
Борынгыдан ук кешеләр елга-күлләр буена төпләнгән, чөнки сусыз яшәешне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә табигатьнең бу зур байлыгын саклау — һәрберебезнең изге бурычы.
Яңа Чишмә районының Ленино мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу хакыйкатьне яхшы аңлый. Алар инде күптәннән «Колок» сулыгын чиста тотуны үзләренең төп максатларының берсе итеп куйдылар.
«Ярыбызны чиста, авылыбызны яхшырак итик!» дигән девиз астында узган «Чиста яр» акциясе безнең авыл өчен инде матур традициягә әйләнде. Елга ике тапкыр — язгы һәм көзгы чистарту эшләре вакытында без сулык тирәсен көнкүреш калдыкларыннан арындырабыз. Бу гади генә эш кебек тоелса да, аның әһәмияте бик зур: без экосистеманы саклыйбыз, суның сыйфатын яхшыртабыз һәм, иң мөһиме, яшь буында табигатькә карата җаваплылык хисе тәрбиялибез», – ди авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.
Фото авыл җирлегеннән.
Нет комментариев