Хәбәрләр

Иске Гришкин мәдәният йортында «Дурычмак» пешерү буенча мастер-классы узды

Менделеевскиның Иске Гришкин мәдәният йортында мәктәп укучылары җыелды

Алар осталар белән берлектә халык традицияләре дөньясына чумдылар. Балалар бары тик тыңлап кына калмадылар, ә үз куллары белән дурычмәк пешерергә өйрәнделәр. Дурычмак — үз эченә тарихны һәм туган йорт җылысын алган кадерле ризык.

«Мастер-класс барышында ризыкның тарихы һәм аның мәдәнияттәге әһәмияте белән таныштылар. Тәҗрибәле хуҗабикәләрдән камыр һәм эчлек әзерләү серләрен өйрәнделәр. Үзләрен чын пешекчеләр ролендә сынап карадылар һәм, әлбәттә, үзләре әзерләгән ризыктан авыз иттеләр!», – дип яздылар Иске Гришкин мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

 

 

 

Фото Иске Гришкин мәдәният йортыннан.


Нет комментариев