Иске сандыкларда бары тик тукыма гына түгел, якын кешеләрнең кул җылысы саклана.
Түбән Каманың Балчыклы авылында яшәүче Зинаида Чурашова үзенең дәү әнисе Ульяна Муллинаның (кыз фамилиясе Герасимова) күлмәген һәм чигүле алъяпкычын кадерләп саклый. Ульяна Герасимовна 1906 елның 1 декабрендә Келәтле авылында туып, 2006 елның 27 декабрендә, нәкъ йөз яшендә бакыйлыкка күчкән.
Ә бу күлмәкне ул 1926 елда үз туена үз куллары белән теккән. Ул чакта аңа нибары егерме яшь булган. Күлмәкнең һәр җебендә, алъяпкычның һәр бизәгендә — аның яшьлеге, сабырлыгы һәм, бәлки, тәрәзә төбендә энә тотып утырганда көйләгән тыныч җыруы сакланадыр.
Бу бары тик гаилә реликвиясе генә түгел — бу җанлы тукыма, аның аша без бабаларыбыз белән тоташкандай булабыз, дистәләгән еллар аша аларның йөрәк тибешен тоябыз.
Нет комментариев