Юлия Марышева Кукмара районының Пчеловод авылында туган. Ул “Кряшен чибяре – 2018” конкурсы финалисты .
Юлия Марышева Казанның 7нче клиник хастаханәсендәге токсикология үзәгендә шәфкать туташы булып эшли, үз һөнәрен ярата һәм аны камилләштерү юлында бара.
Хыялдан – чынга
Юлия төрле мәктәпләрдә укыган: Пчеловод, Село Чура, Шәмәрдән. Укыганда иң яраткан фәннәре химия, татар теле һәм әдәбияты булган.
– Кечкенәдән үк медицина яки полиция хезмәткәре булырга хыялландым. Полиция хезмәтен бәлки аңлап та бетермәгәнмендер, ә менә киемнәре нык кызыксындыра иде. Тик күңелем медицинага тартты, – дип искә ала ул.
2017 елда мәктәпне тәмамлагач, Юлия Казан медицина колледжына укырга керә. Укыган елларында иң истә калганы – волонтерлык эше, төрле дәваханәләрдә үткән практика.
– Тәҗрибәле хезмәткәрләр белән гел сөйләшә, аралаша идем, алардан күп нәрсәгә өйрәндем. Шулай һөнәр серләренә тизрәк төшендем, – ди ул.
Сабырлык сынавы
Бүген Юлия Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсенең кискен агуланулар бүлегендә эшли. Токсикология үзәге – Татарстанда бердәнбер. Агулану көчле булган очракта, авыруларны республиканың барлык почмакларыннан да бирегә китерәләр. Хезмәтләре бик җаваплы.
– Һөнәрем үземә бик ошый, яратып эшлим. Медицинада авырулар белән эшләү зур сабырлык таләп итә, кыен чаклары да була. Медицина хаталарны кичерми, шуны онытмаска. Авыруның кәефе гел үзгәреп тора, аңа аерым игътибар кирәк, авытуны үзеңнеке кебек тоеп, сүзләрне уйлап сөйләргә кирәк. Кемгәдер йомшаклык, ә кайбер чакта катгыйлык та таләп ителә, – дип сөйли үзенең көндәлек эше турында Юлия.
Ул билгеләп үткәнчә, төп дәвалау процедураларыннан тыш, психологик ярдәм дә бик мөһим. Медицина хезмәткәренең елмаюы, җылы карашы, тәмле сүзе – авыру өчен дәваның бер өлеше.
Авырулар төрле: елан чагу, сөрем газы белән агулану, алкогольдән яки наркотик матдәләрдән интегүчеләр. Барысы да рәхмәт әйтеп тормый. Гаепсезгә сүгеп атучылар да очрый.
– Һөнәребезнең иң күңелле ягы – без ярдәм иткән кешеләрнең терелеп аякка басуы. Хезмәтебез кешегә яшәргә көч бирә. Әгәр кешене яратмасаң, аңламасаң, бу өлкәдә эшли алмыйсың. Минемчә, медицинага килгән кеше, акча эшләр өчен генә түгел, ә иң беренче чиратта авыруларга ярдәм итү теләге белән киләдер. Безнең хезмәт хакы да бик зур димәс идем, – ди Юлия.
Ял да – эш кебек үк мөһим
Эштән соң бик арып кайткан чаклары да була, хәтта кеше белән сөйләшәсе килми. Шулай да, Юлия шәхси тормышына да вакыт таба. Еш кына авылга, әти-әниct янына кайта. Бергәләп йорт эшләре эшлиләр, бәйрәмнәр үткәрәләр. Китап укырга, кинолар карарга, паркларда ял итәргә ярата. Җырны да бик ярата, ул үзе дә моңлы тавышлы. Элек концертларда катнашып, мәҗлесләрдә җырлап халыкны сөендерсә дә, соңгы вакытта сәхнәдән аерылган.
– Кеше алдында җырлауга күңелем сүрелә төште. Каверлар да яздырмыйм. Бары тик үзем, якыннарым өчен генә җырлыйм. Моңсурак, күңелнең нечкә кылларын тибрәтерлек җырларны сайлыйм, – ди ул.
Киләчәккә караш
Карьера үсеше турында да уйлый ул. Хәзерге вакытта югары уку йортында укый, белемен тирәнәйтә.
– Документлар белән утырганчы, пациентлар янында булу, аларга ярдәм итү күпкә рәхәтрәк, – дип таный ул.
Медицинаны сайларга теләгән яшьләргә дә киңәше бар:
– Күңелегез шушы өлкәгә тартса, кешеләргә ярдәм итү теләге белән янсагыз гына барыгыз. Әти-әни яки башка кешеләр биргән киңәшкә генә колак салып медицинага килү – дөрес түгел.
Ю.Марышева фотолары.
Нет комментариев