«Дөнья изге кешеләрсез түгел» дигән борынгы гыйбарә бүген дә үз көчен югалтмый.
Тормышыбызның авыр чакларында, кемдер ярдәм кулы сузганда, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанабыз. Нәкъ менә шундый, үзенең изге гамәлләре белән тирә-юньгә яктылык өләшүче кешеләрнең берсе — Зәй районының Кабан-Бастрык авылында яшәүче Илья Батаев.
«Илья Григорьевич өчен игелек кылу — ниндидер мәҗбүри эш түгел, ә күңел ихтыяҗы, тормышның мәгънәсе. Туган җиренә булган чиксез мәхәббәт аны беркайчан да читтә калмаска, авылдашларының мәшәкатьләрен үзенеке кебек кабул итәргә өйрәткән. Авыл халкы аны хөрмәт итә, аның киңәшләренә колак сала, чөнки сүз белән түгел, ә эш белән исбатланган абруй — иң ныклысы. Авылның төзеклеге, чишмәләрнең чисталыгы, һәйкәл, зиратларның каралган булуына Илья Григорьевичның да зур тырышлыгы кергән. Әмма аның йөрәгендә аерым урынны чиркәү алып тора. 2013 елда авылда чиркәү төзелгәндә, ул башлап йөрүчеләрнең берсе була. Иман йортының һәрвакыт ямьле, тәртипле булуы аның өчен бик мөһим: быел да ул үз көче белән чиркәүдә косметик ремонт ясап, аны яңартты. Илья Григорьевич һәрвакыт янында булган, авылның игелекле эшләрендә терәк булып торган авылдашларына да рәхмәтле», — ди Дүрт Мунча мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Салихова.
Гөлнара Салихова фотосы
Нет комментариев