Төрледән-төрле

Глицеринның көнкүрештәге файдасы

Аны агачларга да сибәләр, өй җыештырганда да, чәч юуганда да кулланалар.

Глицерин кушылган суда 30 минут тоткан очракта, орлыклар тизрәк үри икән. Шулай ук, ул зарарлы бөҗәкләрдән котылырга да ярдәм итә. Глицеринлы су белән бакчадагы агачларны да эшкәртергә була. Кичтән пыяла банкага глицерин салып, банкага көнбагыш мае сөртеп куйсаң, иртәнгә ул тараканнар белән тулыр.

Идән юа торган суга аз гына глицерин өстәсәң, идән ялтырап китәр. Квартирны тузаннан саклауда да файдасы тими калмас — бераз глицерин эретелгән суда чылатылган чүпрәк белән тумбочкаларны, шкафларны, ванна бүлмәсе стенасындагы плиткаларны сөртеп алыгыз.

Биткә сөртү өчен дә менә дигән катнашма әзерләргә була: аптекадан бер кечкенә флакон глицерин сатып алып, шуңа ун тамчы Е витамины һәм шуның кадәр үк косметик май (тән тиреңә бара торган) салырга кирәк. Атнага ике мәртәбә сөртсәң, нәтиҗәсе үзен бик тиз сиздерәчәк.

Чәч «тыңлаучан» булсын, шомарып һәм ялтырап торсын өчен шампуньга глицерин өстиләр.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев