Ленино авылыннан Николай Кондеев махсус хәрби опреациядә катнаша
Илебез һәрвакыт үзенең батырлары белән горурланган, алар иң катлаулы чорларда кыюлык һәм батырлык күрсәткән.
СВОда катнашучылар – безнең заманның чын геройлары. Алар Ватан өчен намус һәм батырлык белән сугышалар, кыюлык, ныклык һәм туганлык кебек иң югары кешелек сыйфатларын күрсәтәләр.
Безнең заман геройларыннан берсе – Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан, 1990 елгы Николай Кондеев. Ул 2025 елдан хәрби операция зонасында . Үз хезмәтен зур фидакарьлек белән башкара.
Николай Ленино урта мәктәбен тәмамлагач, Яңа Чишмә СПТУ-118ны тәмамлап, ташчы һөнәрен алган, аннары армиягә чакырылган. Хезмәт иткән чорда Николай үзен белемле, инициативалы, тәртипле хәрби хезмәткәр итеп күрсәткән. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Николайның "гражданка"да тормышы да яхшы булган. Ул төзелеш компаниясендә эшли башлаган.
«Кече сержант Николай Кондеев артиллерия өчен дошманның урнашу урынын төгәллек белән ачыклау бурычын башкара. һәр герой артында аның гаиләсе тора, ул да гомуми эш хакына үзенең тынычлыгын корбан итә. Безнең бурычыбыз – аларга ярдәм итү, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү. Безнең якташыбызны өйдә сәламәт һәм исән-сау, җиңү белән кайтуын көтә сөекле гаиләсе – аның хатыны Виктория, кызлары Лиза һәм Вера, уллары Александр, Савелий, Владислав, туганнары, авылдашлары, дуслары», – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.
Без егетләребезнең кыюлыгы һәм батырлыгы белән горурланабыз! Без аларға ышанабыз һәм беләбез, илебез ышанычлы кулларда!
Светлана Питеркина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев