Светлана Ивановна Кукмара шәһәрендә яши. Белеме буенча укытучы.
Хәтер сандыгы
Минем хәтер сандыгында ниләр бар микән? Еллар үтеп, олыгая барган саен балачак, яшьлек еллары ныграк искә төшә икән. Мин бүген сезне бәхетле балачак, яшьлек елларыма алып кайтам.
Балачакка кире кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса...
Бу юлларны укыганда, үзеңнең балачак, яшьлек елларыңа, туып-үскән өеңә әйләнеп кайтасың.
Мәктәптә укыган еллар, күңелле каникуллар, әбиләр, әти-әни кочагында яшәгән чаклар булып истә калган ул. Еллар үтеп, үзебез әни, әби булгач кына, ул вакытларның, еракта калган, кадерле онытылмаслык чор булганын аңлыйбыз.
Шатлыклы вакыйгалар
Минем балачак, яшьлек елларым бик күңелле, шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Атна саен җырак әбигә мунчага төшә идек. Әби безне кочак җәеп, сөенеп каршылый. Ишектән керүгә үсеп килдегезме дип, безнең буйны үлчәп ишеккә пәке белән тамга ясап куя. Тамгалар күбәйгән саен без үзебезне үскән дип хис итә идек.
Шул тамгаларны саный-саный санарга да өйрәндек. Әбинең өе безнекенә охшамаган. Аның өстәлендә каен тузыннан ясалган ипи, тоз, шикәр савытлары, балчыктан ясалган кувшины тора. Стена буйлап киң сәкесенә тезелешеп самавыр чыкканын көтеп утыра идек, ә самавыр борыннын тып-тып итеп тамчы тама...
Мичнең бер ягында чиккән бистәрләр эленгән, тәрәзә төбендә сальвия гөлләре.. Мич янында, төрле табагачлар, зур һәм кечкенә чуеннар ниндидер әкияти сихерлек өсти…
Ә язын карават астындагы казның тавышы гына ни тора иде! Каз утырган вакытта, безгә өйнең зур ягына керергә ярамый иде.
Өйдә, әти-әни эштә чакта, әби белән кала идек, чөнки энем белән балалар бакчасына йөрмәдек. Әби пенсия алган көнне безне җитәкләп кибеткә бара. Кечкенәдән әти безне шашки, балалар лотосы уйнарга, кубиклар җыярга өйрәтте. Ишек алдында рус балалары белән уйнап, рус теленә өйрәнеп үстек.
Әкиятләр карадык
Күрше Гена дәдәй бала-чагаларны җыеп, диафильм күрсәтә иде.
«Теремок», «Репка», «Семеро козлят» әкиятләрен кабат-кабат карыйбыз. Көне буе урамда рәхәтләнеп уйнап үстек, каникул вакытларында су коенырга, басудан борчак ашарга йөрдек. Берәр күршегә утын яки күмер китерсәләр, бөтен уенны ташлап, булышырга чабабыз.
Җәен сеңлеләрем белән әтинең авылына Чия Башка кайткан искә төшә. Авылга кайту үзе бер маҗара иде.
Башта Тәкәнешкә хәтле автобуста кайтабыз, аннан — җәяү, «телне асылындырып». Авылда бер ялгызы Александра түти яши иде, ул әтине тәрбияләп үстерергә булышкан, шуңа күрә әти үзен аңа бурычлы дип саный иде.
Элек бакча тулы бәрәңге утыртылды. Соң Александра түтигә кыш чыгарга 2-3 капчык бәрәңге җиткәндер инде! Бәрәңгене сатып алу бер дә уйга килмәгәндер шул! Заманасы башка иде.
Тырышып, интегеп үстерәсе, бакчаны буш калдырасы түгел, яз утыртып, җәй чүбен утап өясе, көз кайтып казыйсы. Көзге яңгырлар яуганда сәнәк белән казыганнар истә.
Җәй көне әти безне авылга алып кайтып куя, бераздан әни белән кайтып алалар. Без Александра түтинең өен җыештырып, бакчасында чүп утап куябыз.
Күршесендә генә гомер итүче Грапый түтигә дә кереп кунак була идек, ул безне тәмле ризыклары белән сыйлый.
Әнинең туганнарында кунып, кара мунча кереп, саф һава сулап, инеш-елга буйларында җиләк ашап, кызлар белән уйнап, рәхәтләнеп 1-2 атна ял итүләр әле һәманда истән чыкмый. Бик күнелле хәтирәләр…
Мәктәп еллары
Мәктәптә укыган чакны искә алмыйча һич мөмкин түгел. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Күңелдә мәңге онытылмас шатлыклар, истәлекләр нәкъ шул чорда салына.
Без мәктәпне яраттык, укытучыларыбызны хөрмәт иттек, классташлар белән дус булып, тырышып укыдык. Мәктәп тормышында актив катнаштык. Үсмер чак хәтирәләре – безнең комсомолга кергән чаклар. Шулай безне комсомол билетын алырга дип, дәресләрдән азат итеп, тантанага җибәрделәр. Билет алып кайтканда бер кызыбыз таеп, язгы пычрак суга егылды һәм ап-ак алъяпкычын пычыратты. Класска кергәндә дә елап керде. Шундый бәйрәм көнендә елаганы хаман истә. Ә без аны җәлләп, юатып тордык.
1нче Майга демонстрациягә чыгар алдыннан каен ботакларын суга салып яшел яфрак чыгарттыра идек, шул ботакларга салфеткалардан, тасмалардан, кәгазьләрдән матур чәчәкләр ясыйбыз. Демонстрациягә дип җырлар өйрәнеп, плакатлар әзерлибез. Имтиханнарга да җитди карый идек, яхшы укучы балалар начар укучыларга булыша. Язган билетларга җавапларны, дәресләргә кадәр, класс алдында чиратлашып укыдык.
Мәктәпне яхшы гына тәмамлап төрле уку йортларына укырга кердек, яңа тормышка аяк бастык. Безне бәхетле киләчәк көтте...
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев