«Кряшен чибяре-2026» финалистлары өчен матурлык ул нәрсә?
«Кряшен чибяре-2026» финалистлары арасында сораштыру уздырдык. «Матурлык» төшенчәсе асылын алар ничек аңлый?
18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2025» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар. Быел конкурсның финалында республиканың 6 төбәгеннән – Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Тукай районнарыннан – 10 кыз катнашачак.
Алиса Сабаева: Матурлык ул – эчкерсезлек.
Полина Григорьева: Матурлык ул – тышкы кыяфәт кенә түгел, күңел яктылыгы. Ул әбиләр чиккә бистәрләрдәге бизәкләр, күңел чисталыгы, тыйнаклык. Чын матурлык рухи байлыкта чагыла.
Аделина Архипова: Матурлык ул – Кешенең төс-битендә генә түгел, ә эчке дөньясында да чагыла торган сыйфат. Ул — яхшылык, ихласлык һәм башкаларны илһамландыру сәләтедер.
Ирина Тимофеева: Матурлык ул – халкының ыру аша тапшырылган хәтере, киң күңеллелеге һәм яшәүне яратуы.
София Самойлова: Матурлык – күңел көзгесе. Чын матурлык тышта түгел, ә күңелдә: изгелектә, мәрхәмәтлелектә һәм кешелелектә.
Анастасия Шумитова: Матурлык – үз халкыңны ярату, аның тарихын белү һәм бу байлыкны башкаларга да күрсәтү.
Дарья Дементьева: Матурлык – тышкы матурлык кына түгел, ә эчке гармония, ихласлылык, әйләнә-тирәдә һәм кешеләрдә гүзәллекне күрә белү. Эш-гамәлләребез матур, игелекле булырга тиеш.
Ангелина Мухина: Матурлык – кешенең күңелендә, аның яхшылыгында, шәфкатьлелегендә, игелекле эшләрендә, кешеләргә ярдәм итүендә, сабыр була белүендә.
Ангелина Солганова: Матурлык ул – күңел яктысы.
Альбина Михайлова: Матурлык – чисталык, пөхтәлек тышкы матурлык булса, эчке матурлык — үз-үзеңә ышаныч, эчкерсез елмаю, уйларың изгелектә булу.
Безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барыгыз, тиздән финалистларның һәркайсы белән сезне якыннанрак таныштыра башларбыз.
Фото: Эльмира Шрыкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев