Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2026» конкурсы финалистлары билгеле

14-17 май көнне Казанда «Кряшен чибяре-2026» конкурсының әзерлек этаплары узачак.

«Кряшен чибяре-2026» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 12 кыз теләк белдергән. Сайлап алу этабыннан соң аларның 10сы финалга узган.

Алар республиканың 6 төбәгеннән — Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Тукай районнарыннан.

«Кряшен чибяре-2026» конкурсы финалистлары:

 Ирина Тимофеева (Балык Бистәсе районы);

 Аделина Архипова (Балык Бистәсе районы);

 Алиса Сабаева (Зәй районы);

 Альбина Михайлова (Кукмара);

 Ангелина Солганова (Мамадыш районы);

 Анастасия Шумитова (Мамадыш районы);

 Дарья Дементьева (Питрәч районы);

 Ангелина Мухина ( Питрәч районы);

 София Самойлова (Тукай районы);

 Полина Григорьева (Тукай районы).

Башка еллардан аермалы буларак, быел конкурска әзерлек этаплары иртәрәк һәм 4 көн дәвам итәчәк. Әзерлек турында кызлар керәшен йолалары, күлмәкләре буенча лекция тыңлаячак. Вокал, хореография, шулай ук, иҗат номерларын әзерләү буенча (режиссер ярдәмендә) мастер-класс булачак. Кичләрен «Кряшен чибяре» титулына ия булган кызлар белән очрашу уздырылачак. Һәр елдагыча, «Кряшен чибяре» гимнын яздыру, фотосессия көтелә. 

Оештыручылар кызларга үз-үзләрен сәхнәдә тоту; дөрес сөйләү; конкурска әзерлек буенча киңәшләр дә бирәчәкләр.

Конкурсның йомгаклау этабы 18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2026» бәйрәменең «Кряшен чибяре» мәйданында булачак. Биредә Татарстан күләмендәге «Кряшен чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының үз «Кряшен чибяре»н сайлаячаклар. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, бүләк көтә. Шулай ук, конкурсның төрле номинацияләрендә җиңгән кызларга дипломнар тапшырылачак.

Алга таба «Кряшен чибяре»нә әзерлек этаплары һәм финалга чыккан кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

Фотода «Кряшен чибяре-2025» финалистлары. Алина Кондратьва фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев