Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кр. Баранда маскировка челтәрләре үрә башладылар

8 декабрь көнне, Алексеевск районының Кр. Баран авылында мөһим эш башланды. Авыл халкы клубта маскировка челтәрләре үрә башладылар.

Клуб җитәкчесе Венера Анисимова белән Зоя Кузнецова бу инициативаны хуплап, барлык кирәкле материалларны һәм башка кирәк-яракларны җыюны оештырганнар.

«Бу игелекле эшкә авылдашларыбыз бик теләп тотындылар. Бу хәрәкәтнең башлангыч ноктасы, чынлыкта, авылның бер төркем актив хатын-кызлары булды. Хәзерге вакытта безнең клуб бинасында капиталь ремонт бара, вакытлыча без мәктәп һәм балалар бакчасы бинасында эшлибез. Маскировка челтәрен үрүчеләр, хәзерге вакыттагы катлаулы хәлләрне истә тотып, үзләреннән ниндидер файда китерү теләге белән яналар. Мәктәпнең җылы һәм уңайлы бинасы бу эш өчен иң кулай урын булып чыкты. Күпләр, үзләренең буш вакытларын файдалы уздыру өчен, бу эшкә кушылырга әзер булуларын белдерделәр», –  ди клубның сәнгать җитәкчесе Зоя Кузнецова.

Авылның өлкән яшьтәге кешеләре, үзләренең күп еллык тәҗрибәләрен яшьләргә дә өйрәтәләр. Һәрбер челтәрне үрү – ул бердәмлек, бер-береңә ярдәм итү һәм уртак максатка омтылу билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев