Колбагыштан Мария Яковлева: “Гөмбә җыю үзе җан рәхәте бит”
Хәбәрләр

Колбагыштан Мария Яковлева: “Гөмбә җыю үзе җан рәхәте бит”

Быел табигать мул уңышы белән сөендерде. Гөмбә яратучы кеше аны ел әйләнәсенә җыя.

Җыеп кайту гына түгел, вакытында эшкәртәсе дә бар бит әле аларны. Теләче районының Колбагыш авылыннан Мария Яковлева да гөмбәгә баруларын сөйләде.

“Үзебезнең авыл, күрше авыллар тирәсендә дә гөмбә урыннары җитәрлек. Гөмбәче кеше аңлар мине, аны җыю үзе җан рәхәте бит. Без дә сөйләшә-сөйләшә җыябыз аларны. Безнең якта олысы-яше табигать биргән барлык нигъмәтләрдән файдалана. Әле кичә дә ирем Яков, Тоня тутам һәм дустым Мария белән бергәләшеп Нырсы авылы полосасында гөмбә җыеп кайттык. Майлы (маслята) гөмбә  җыйдык. Дөрес, бераз соңга калганбыз, гөмбәләр картая башлаган. Без сайлап кына җыйдык. Өйдә барыбыз бергә чистартып, эш итәбез: маринадлыйбыз, тозлыйбыз, – диде ул.

Көз - гөмбә җыю чоры. Әмма гөмбәләрне дә белеп кенә җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк. «Урман ите»ндә азотлы матдәләр, бигрәк тә аксым күп. Минераль тозлардан фосфорның микъдары гөмбәдә балыктагыдан аз гына калыша. Төрле урманнарда төрле гөмбә үсә. Моны аларның исемнәре дә әйтеп тора. 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев