Керәшен Сәрдәсендә маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класс үткәрелгән
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүчеләр бердәм көч белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен җыелды.
Авыл мәдәният йортында маскировка челтәрләре бәйләү һәм ясау буенча осталык дәресләре уздырыла. Бу дәресләрдә һәркем үз өлешен кертеп, фронтка сыйфатлы челтәрләр җибәрү өстендә эшли. Оештыручылар әйтүенчә, бу акция җиңүне тизрәк китерергә ярдәм итәчәк. Һәрбер бәйләнгән челтәр – солдатларның иминлеге өчен өлеш, димәк, җиңүгә тагын бер адым.
Осталык дәресләренә төрле яшьтәге кешеләр килә: өлкәннәр дә, яшьләр дә. Һәркемнең үз бурычы: берәүләр тукыма кисәкләрен әзерли, икенчеләр челтәрне үрә, өченчеләр төенчекләр бәйли. Һәркем аңлый: аларның кул эшләре солдатларның тормышын күпмедер җиңеләйтәчәк.
Евдокия Никитина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев