Керәшен Сәрдәсе мәдәният хезмәткәрләре республика семинарында катнаштылар
2025 елның 21 октябрендә, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле солистлары «Традицияләр турында» Республика семинарында катнаштылар.
Семинар "Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылды.
Анда мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов Качману бәйрәмендәге "Су китерү" йоласы турында кызыклы доклад белән чыгыш ясады. Ул йоланың тарихы, мәгънәсе һәм әһәмияте турында сөйләде.
Ансамбль солистлары исә әлеге йолага туры килгән моңлы җырулар башкарып, тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр.
Семинар җылы һәм күңелле атмосферада узды. һәркем үзенең күңелендә горурлык хисләре белән таралышты, чөнки алар үзләренең тамырларын, йола-гадәтләрен, милли йолаларын искә төшерделәр һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген аңладылар.
Айдар Маннапов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев