Керәшен кызы Зинаида ыру хәтерен, ыру тарихын саклап яши
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Зинаида Чурашова туган авылы Чәбиянең бәйрәмнәрен, гадәтләрен, үз ыруының мирасы итеп, балаларына, оныкларына тапшыра.
Авылсыз калу
Каршыда төзелә торган таш йорт тәрәзә аша гына күренеп, күңелне ымсындырып тора. Моңа кадәр сандугачлар гына сайраган, йокы аралаш таң әтәчләре кычкыруы гына ишетелгән тын Чәбия урамнарын төзелеш гөрелтесе тутырды. Шул йортта яшәчәк, диләр аларны. Моны ишеткәч, Зинаиданың шатлыгы эченә сыймый. Кояш баеганда бакча ягы тәрәзәсеннән карап елап утырган әнисен һич аңлый алмый. Зина әле моңа кадәр китапларда гына күргән матур шәһәр йортында яшәячәк алар. Шатлыкмы? Шатлык! Тик аңламассың бу әнине, ник елыйдыр...
Хәзер, еллар узгач, шул чакларны исенә төшерә дә, Зинаида аның ни өчен шулай күз яше түккәнен бар йөрәге белән аңлый. Гомере җирдә үткән, Чәбия чишмәсе суларын эчеп үскән әнисе өчен туган нигездән аерылу, үз күз алдында Чәбиянең бетүе никадәр зур фаҗига булган бит. Күңеле шәһәргә ашкынган үсмер кыз ул вакытта моны каян аңласын соң?! Чыннан да, аларга үз тәрәзәләреннән күренгән йорттан квартир бирделәр. Химиклар урамы 36г йорттан. Квартирары – икенче катта, Чәбиядәге ике күршеләре дә янәшәдә генә. Алар Чәбиядән иң беренчеләрдән булып күченделәр (хәзерге вакытта Чәбиядәге ул өйләре урынында – балалар йорты).
Керәшен концертында
Зинаида үзе дә күз яшьләре белән елады. Анысы соңрак, керәшен ансамбле концертына баргач булды. Ансамбльне Анна Бутяева җитәкләгән еллар. Техника йортының иң арткы рәтенә кереп утырды. Гармунны сыздырып уйнап җибәрүләре булды, Зинаиданың тамагына төер килеп тыгылды. Әбисе сандыгындагы күлмәккә охшаш киемле җыручылар да, сәхнә дә томан эчендә калды. Йөрәген телеп яңгыраган җыруларга ияреп, күзләреннән туктаусыз яшь акты. Сагыш, нәрсәгәдер үкенү, шул ук вакытта әле үзе дә аңлап бетермәгән нәрсәнедер табудан иде аның шулай яшь коюы.
Күпмедер вакыттан ул эшли торган аяк киемнәре кибетенә керәшен ансамбленең яңа җитәкчесе Галина Сабирова керде. Сәхнә өчен аяк киеме эзләве икән. Ул әле кибеттә яхшы товарның кеше күзенә чалынмыйрак яткан еллар. Аңа биек үкчәле ялтыравыклы туфли алырга булышты Зинаида. Сүз арасында, “минем дә керәшен ансамблендә җырлыйсым килә” дип әйтеп куйды. Галина Ивановна аны репетициягә чакырды. Шул 1996 елдан башлап, Зинаида “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамблендә җырлап йөри.
Ире, Балчыклы егете Валерий Чурашовның әбисе Аннуктан калган 120 еллык күлмәкне башта үзе сәхнәгә киеп җырлый иде. Хәзер инде ул күлмәктән оныгы сәхнәгә чыга. Ике генә ел яшәп калдылар шул Валерий белән алар. 1982 елны гомере фаҗигале төстә өзелде иренең. Нәни Анжеласын кочаклап, ялгызы калды Зинаида. Юк, ялгызы түгел, әнисе Анна аңа терәк булды.
Язмыш юллары
Әбисе Варвара янында ул дөньядан киткәнче яшәп калса да, бабасы Павел Сабанаевны (1909 елгы) бөтенләй дә белми Зинаида. Аның 1941 елны сугышка киткәнен, өйгә башта “лейтенант Павел Ванифатович Сабанаев хәбәрсез югалды” дигән хат килгәнен, соңыннан аның гәүдәсе Тула өлкәсенең Белевский районындагы Черемошна авылында җирләнгәнен хәбәр итүләре турында олылар сөйләгәнне генә хәтерли. Ялгызы калып, кызлары Анна, Ольга һәм Вераны аякка бастырган әбисе. Әнисе Анна эштә булгач, кечкенәдән шул әбисе янында үсте Зинаида. Әтисе Иван Климентович Захаров та Чәбиядә, тик авылның икенче башында яшәде, нишләптер, Зинаидалар белән тормады…

Уйлар бер хатирәне кузгата да, икенчесенә йөгерә шул. Чәбиянең үз бәйрәме Тручин җитәрәк, алар яртысы шәһәр йорты нигезендә калган зиратка баралар. Чәбия зиратына. Анда Зинаиданың әбисе Варвара ята. Аннан чыккач, әнисе һәм энесе Павел янына, Актүбә зиратына юл тоталар. Анысы – шәһәр читендә, промышленность предприятиеләре артында ук. Аларның исән чакларын хәтерендә яңартып, белгән иманнарын укып кайта Зинаида.

Тормышында нәрсә генә булса да, ул “Сүрәкә”дән аерылмады. Үз кан кардәшләре керәшеннәр белән бергәләп, ансамбльгә йөрү аңа ныклык та өстәде, күңелен төшермәскә дә ярдәм итте. Гаилә тормышына килгәндә, язмыш ни өчендер ир бәхете бирмәде. Валера үлеменнән соң 17 ел үткәч, ул гаилә корып карады, әмма берни дә барып чыкмады. Иренә һәм аның туганнарына Зинаиданың “Сүрәкә”дә җырлап йөрүе дә ошамады, башкасы да. Аның каравы, улы Илдус та, Зинаидага ияреп, “Сүрәкә” ансамблендә биеп йөрде. Хәзер инде ул гаиләле, бер кызы, бер малае бар. Кадетлар мәктәбендә эшли, педагогия колледжында физкультура укыта. Бу үзе үк бәхет түгелмени?! Бәхет, ана бәхете…

Кызы Анжеланың һәм оныклары Карина, Снежана, Марианнаның керәшен ансамбленә йөрүләре дә олы бәхет. 20 яшьлек Карина – “Җиз кыңгырау” солисты. 16 яшьлек Снежана да 4-5 яшеннән үк Зинаидадан калмады, “Сүрәкә”гә йөрде. 11нче мәктәпнең 4нче классында укучы Марианна да бәйрәмнәрдә ансамбль белән сәхнәгә чыга.
Ә үз балаларына һәм оныкларына керәшен икәнлекләрен аңлатып, борынгы йолаларны, бәйрәмнәрне, җыруларны өйрәтеп үстерү – ыру хәтере, ыру тарихы онытылмасын, киләчәктә дә яшәсен өчен кирәк. Таң сандугачлы, йөгерек чишмәле Чәбия көйләре, җырулары онытылмасын өчен дә…

Фотолар – шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев