Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре лидеры Игорь Шрыков: «Татарстанда яшьләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар»

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков 14 сентябрь көнне сайлауларда катнашып, үз тавышын бирде.

Игорь Шрыков Республикада керәшен яшьләренә үз хыялларын тормышка ашыру өчен бар мөмкинлекләр дә барлыгын искәртте: 

- Сайлауларга йөрергә кирәк. Бу дәүләтебезнең, республикабызның киләчәгенә битараф булмауны күрсәтүче бер билге. Безнең Татарстанның соңгы 10-15 елда ничек алга киткәнен күрү өчен эксперт булу кирәк түгел. Бу инде, русча әйтмешли, «на лицо». Бу юлны безгә сакларга кирәк, һәм алга таба да үсәргә, үсәргә. 
Яшьләр өчен Татарстанда бик күп мөмкинлекләр тудырылган – оешмалар, төрле социаль программалар булдырылган. Мәсәлән, бер ел элек яңартылып ачылган «Вертолет» яшьләр үзәгендә бүгенгесе көндә керәшен яшьләре бушка спорт белән шөгыльләнә. Яхшы бит! Без, яшьләр мондый программаларга бик шат! – дип искәртте Игорь Валерьевич. 


«Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге активистлары бүгенге сайлауларда барысы да катнашып, үз тавышларын бирә, дип искәртте лидер. 

«Керәшеннәр» КВН командасы капитны Дмитрий Баранов – таавыш бирүдән соң. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев