Келәтле авылында Питрау җыены быел районкүләм керәшен бәйрәме буларак үтте
Түбән Кама районының Келәтледәге бәйрәм мәйданы районкүләм Питрауны уздыру урыны булачак.
Алга таба, Келәтле районкүләм Питрау җыенының төп йортына әйләнер, мөгаен. Бәйрәм белән бер көндә, мәйданнан читтәрәк урнашкан Николай чишмәсе янында часовня ачылуын да шуңа юрый түтиләр. Могҗизалар тудыручы Изге Николай истәлегенә салынган ул часовняны ачу тантанасы тәммлануга, чиләк-көянтә күтәргән кызлар күренде. Часовня янындагы Николай чишмәсеннән су алып, Питрау мәйданына килешләре иде аларның. «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамблендәгеләрнең җырулары, җитәкчеләре Ольга Вәлиуллина баяныннан агылган дәртле көй, алдан баручы керәшен киемле кызларның чиләкләрдәге суны чайпылдырмыйча атлаулары... Мәйдан халкы аларны сокланып күзәтте. Келәтле бәйрәмендәге гадәт буенча, җырлый-җырлый мәйданны әйләнеп чыктылар.
Районкүләм Питрау җыенын ачу тантанасында Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина, җирле керәшен мәдәни-этногарфик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, «Медтехника» сәүдә-сервис берләшмәсе җитәкчесе, Келәтле егете Геннадий Муллин, Шәңгәлче авыл җирелге башлыгы Рамил Сәлимов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Алар Питрауга җыелган халыкны котлап, күңелле бәйрәм теләделәр. Келәтле Питрауларындагы гадәт буенча, кунакларга бизәкле Питрау бистәрләре бүләк ителде.
Үз чиратында, актив карендәшләргә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляевның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җитәкченең рәхмәтенә лаек булучылар — үз авыллары тормышында актив катнашып, аны яшәтүгә, Питрау мәйданын бәйрәмгә әзерләүдә күп көч куйган Геннадий Шадрин, Павел Золотов, Александр Муллин, Людмила Зайцева.
Түбән Кама керәшен оешмасы мәдәни-этнографик җәмгыять җитәкчесе Тамара Баһаветдинова да Питрау уңаеннан котлады. Керәшеннәрнең борынгыдан килгән көй-моңнарын саклап, аларны халыкка кайтаруда үзләреннән зур өлеш керткән ансамбль җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары бирде.
Келәтледәге Питрау бәйрәменә килүчеләр каршында «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, «Сүрәкә», «Җиз кыңгырау» (Түбән Кама шәһәре), «Баш чишмә» (Красный Ключ поселогы, җит. — Надежда Кузьмина), «Ак түтейләр» (Олы Аты, җит. — Надежда Замотаева), «Серле мәләнчек» (Келәтле, җит. —Лидия Чеботарева), «Балчыклы җиңгиләре» (Балчыклы), «Җирекле моңнары» (Кече Җирекле, җит. — Гөлшат Хөсәенова), «Нариман керәшеннәре» (Нариман, җит. — Ксения Федотова), «Субай» (Түбән Афанс, җит, — Людмила Батаева) керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Питрауга кайткан авылдашлары Алина Лукьянова (Мәскәү) һәм Лариса Басыйрова (Казан), шулай ук, «Сүрәкә» солисты Мария Савельева үз җырларын бүләк иттеләр.
Мәйдан янәшәсендә генә махсус мастер-класс оештырылды. Теләге булганнар анда тукталып, махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә җибәрү өчен коры душ ясауда катнашты.
Бер читтәрәк торучы «Димче шалашы»н да берәү дә урап узмады. Анда аларны Келәтле кызы, Җөри Питрауларындагы димче Аграфена Васильева каршы алды. Һәрберсенең күңел кылларын тартып, нинди киңәшләр биргәндер — печәнле шалаштан читкә чыкмады, барысы да сер булып калды.
Бәйрәм буе уеннар туктап тормады: капчык белән «сугышу», аркан тарту, күз бәйләп чүлмәк вату, капчык киеп узышу. Гер күтәрү, армрестлинг көчлеләрне үзенә тартты. Питрау ярышлары үзәгендә, һәр елдагыча, көрәш булды.
Малайлардан башлап, ныклы ир-егетләргә кадәр мәйдан уртасында бил алышты. Көрәштә җиңүчеләргә Питрауның иң дәрәҗәле бүләге — ике тәкә әзерләнгән иде. Аларның берсе — 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында җиңүче булган Рамазан Хөснуллинга бирелде. Яшь батыр иңнәренә салынган тәкә — Мәскәүдә яшәүче Рөстәм Ямалиев бүләге, ул елның-елында Келәтле Питравына махсус бүләк әзерли.
Районкүләм Питрау бәйрәмендәге төп көрәштә абсолют батыр исемен Трудовой поселогы керәшене Вадим Демидов яулады. Аңа «Кармалы» агрофирмасында үрчетелә торган «Татарстанская» токымлы тәкә бүләк ителде.
Келәтледәге районкүләм беренче Питрауда яңгыраган җыр-көйләргә төнге учак ялкыны да өстәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев