Казанда гөсләчеләр фестивале була
29 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Яңгыра, борынгы гөслә» («Звените, старинные гусли») дип исемләнгән фестиваль уздырыла.
Әлеге проектның авторы – фольклорчы, галим, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров. Фестивальдә гөсләдә уйнаучы ансамбльләр һәм солистлар катнаша ала. 6 яшьтән башлап, теләге булган һәркем фестивальдә үз осталыгын күрү мөмкинлеге бар.
Фестивальдә катнашучыларны «Идел буеның этник музыка культурасында – күп кыллы инструментлар» («Многострунные инструменты в этнической музыкальной культуре Поволжья») дигән темага лекторий көтә. Шулай ук, Геннадий Макаровның «Яңгыра, борынгы гөслә» («Звените, старинные гусли») китабы да тәкъдим ителәчәк. Соңыннан фестивальдә катнашучылар концерты була.
«Яңгыра, борынгы гөслә» фестивалендә катнашу өчен 22 апрельгә кадәр түбәндәге ссылка аша кереп заявка калдырырга кирәк:
https://forms.yandex.ru/u/67f4f4eee010db6492d65940/
ПОЛОЖЕНИЕ:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев