Карендәшләребез сайлауда актив катнаша
Барлык сайлаучылар шикелле үк, республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүче карендәшләр дә бүген сайлау участокларына барып, үзләре сайлаган кандидатка тавыш бирәләр.
Иң беренчеләрдән булып үзенең гражданлык хокукын үтәүчеләр арасында Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов та бар. Ул үзләрендә сайлаучылар өчен тиешле уңайлылкар тудырылганын, җирлектә бәйрәм атмосферасы өстенлек итүен җиткерде.

Мамадыш районының Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков белән хатыны Гүзәл белән үзләренең 1895нче сайлау участогында тавыш биргәннәр. Шәдче сайлау участогында барлыгы 776 сайлаучы булып, алар бердәм рәвештә сайлауда катнаша. Биредә ярминкә гөрли, халык өчен күңел ачу оештырыла.

Казан шәһәрендәге 41нче торак-эксплуатация участогы җитәкчесе Николай Кутузов та үз сайлау участокларына беренчеләрдән булып барды. Татарстан Рәисе постына үз кандидатураларын күрсәткән кешеләр арасыннан республика халкы һәм шул исәптән үзе җитәкли торган торак-эксплуатация участогындагы йортларда яшәүче халыкны, аларның көнкүрешен кайгыртырдай лаеклы җитәкчегә тавыш бирде.

Түбән Кама шәһәренең «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле солисты Мария Савельева да бар. Җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова әйтүенчә, бүген «Сүрәкә» ансамбле артистлары үзләре тавыш бирү белән генә чикләнмиләр. Сайлау участокларына килүче халыкка үзләренең җыруларын, биюләрен бүләк итәләр. Кыскасы, «Сүрәкә» ансамбле сайлау көнен халык бәйрәме итүгә үз өлешен кертә.

Кукмара районының Үрәсбаш авылындагы балалар бакчасы хезмәткәрләре бүген район үзәгендәге ярминкәдә катнаша. Бакча җитәкчесе Любовь Павлова әйтүенчә, ярминкәгә керәшен милли ризыгы гына түгел, халкыбызның милли бизәкләре, шул исәптән тамаксалар, керәшен киемле курчаклар алып барганнар.

Чистай районының Югары Кондрата авылында яшәүче Нина Чалмаева да үз гражданлык хокукын үтәгән — сайлауга барган. Бүгенге көндә дүрт улы да СВОда хәрби бурыч үтәүче Нина сайлау участогына барып тавыш бирүен Татарстанның тыныч киләчәге, фронттагы 4 улының да исән-сау үз янына кайтулары өчен мөһим, дип саный.
Чистай районының Бахта авылында сайлау участогында «Карендәшләр» керәшен ансамбле дә чыгыш ясый. Сайлауга килүчеләрне җырлата, биетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев