Хәбәрләр

Кәләйдән тыл хезмәтчәне Анастасия Такарликованы 95 яше белән котладылар

Әлмәт районының Кәләй авыл җирлеге башлыгы Светлана Бастылева, Ветераннар советы рәисе Венера Шумина һәм авыл мәдәният йорты коллективы ветеран Анастасия Михайловнаның өендә булдылар.

Анастасия Такарликова 1931 елда Әлмәт районының Кәләй авылында күп балалы гаиләнең унынчысы булып дөньяга килгән. Кәләй мәктәбендә 7 класс белем алган. Озак еллар колхозда эшләп, 1981 елны лаеклы ялга чыккан.

1955 елны Анастасия Михайловна кияүгә чыга. 5 бала үстерәләр. 1977 елны ире үлеп, Анастасия түти тол кала.

Анастасия Михайловна кунакларны каршы ала
Анастасия Михайловна кунакларны каршы ала

 

«Анастасия түтине 95 яшьлек юбилее белән котладык. Аның тормыш юлы — ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм туган авылга тугрылык үрнәге. Тыл хезмәтчәне буларак, авыр сугыш елларында, үз көчләрен кызганмыйча, Җиңүгә үз өлешен керткән алар. Хезмәте, тирә-юньдәгеләргә юмартлык белән бүләк иткән зирәклеге, йөрәкләрне җылытучы игелеге өчен без аңа чиксез рәхмәтле. Сәламәтлеге нык булсын, якыннары яхшы хәбәрләр белән куандырсын», — диде Светлана Бастылева.

Хәзерге вакытта Анастасия түти СВОда булган оныгының сау-сәламәт булын теләп, өйгә кайтуын көтә.

Фото: Венера Шуминадан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев