Кәгазь документларны пластикка алыштырырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая юстиция министры Константин Чуйченкога туу турындагы таныклыкларның һәм гражданлык хәле актларын теркәү турындагы башка документларның дизайнын яңадан карау үтенече белән мөрәҗәгать юллады.
Буцкая документларның хәзерге кәгазь формаларын, аларның тузу ихтималын киметү һәм саклауны гадиләштерү өчен, СНИЛСка охшаш ныклырак пластик карточкаларга алыштырырга тәкъдим итте.
Депутат сүзләренчә, бу туу турында таныклыклар өчен аеруча актуаль, алар баланың шәхесен раслау өчен 14 яшьтә паспорт алганчыга кадәр кулланыла. Буцкая фикеренчә, хәзерге формат еш файдалану өчен исәпләнмәгән, шуның аркасында таныклык тиз зарарлана һәм пычрана, гаиләләр өчен авырлыклар тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев