Иван Егоров: «27 ел уздырыла торган Питрау бәйрәме Россия күләмендәге фольклор фестиваленә әйләнде»
Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның питрау бәйрәме белән котлавы.
Питрау бәйрәме кунаклары, хөрмәтле карендәшләр!
Сезне халкыбызның иң матур бәйрәмнәреннән берсе булган республикакүләм «Питрау» керәшен культурасы бәйрәме уңаеннан котлыйм!
Быел Питрау бәйрәме Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында уза. Илебез халкы элек-электән олы бер гаиләдәй тату яшәгән, Ватаныбыз иминлегенә куркыныч янаганда да бердәм булган. Хәзерге вакытта бара торган махсус хәрби операция дә Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең, бертуганнардай, дошманга бердәм каршы торуын күрсәтә. Батыр ир-егетләребез — алар арасында карендәшләребез дә бик күп — махсус операция зонасында Ватан кушкан бурычны намус белән үти. Ә илебез халкы, шул исәптән безнең эшчән карендәшләребез дә бөтен авыллары, ырулары белән бергәләп, СВОдагы егетләргә даими гуманитар ярдәм күрсәтә.
Уртак эштәге шикелле үк, безнең керәшеннәр бәйрәмнәрдә дә бердәм. Илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән карендәшләр әби-бабайлардан калган олы мирасыбызны — туган телебезне, җыру-көйләребезне, йола-гадәтләребезне саклап, аны яшәтү өчен тырышалар. Үзебезнең Татарстан белән беррәттән, ут күршеләребез булган Башкортстан һәм Удмуртиядән, Самара, ерак Нагайбәктән карендәшләребезнең Питрауда катнашулары, чит төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләренең Питрауда чыгыш ясаулары шуны күрсәтә.
Туган авылым Җөри янәшәсендәге Тырлау аланында 27 ел уздырыла торган республика Питрау бәйрәме хәзерге вакытта Россия күләмендәге фольклор фестиваленә әйләнде. Чит илләрдә яшәүче карендәшләрнең дә ул көннәрдә игътибары Россия үзәгендәге Татарстанга юнәлә — социаль челтәрләр аша бәйрәмебезне карап-күреп торалар. Кайда гына яшәсәк тә, безнең Ватаныбыз бер — Россия. Барыбызның да максаты — илебез бөтенлеген һәм иминлеген саклау. Шуңа да керәшеннәргә хас булганча, эштә дә, бәйрәмнәрдә дә һәрчак бергә, бердәм булыйк.
Бай традицияләребез чагылышы булган «Питрау» бәйрәмен оештыруда зур көч куйган авылдашларыма, Мамадыш районы кешеләренә һәм җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм. Питрау бәйрәмен, үзебезгә хас булганча, керәшен кунакчыллыгы, киң күңеллелеге һәм тәртип белән, исән-имин уздырыйк.
Дөньяда тынычлык урнашып, алдагы Питрау бәйрәмнәрен дә бәхет-шатлыклар һәм илебез иминлегендә каршыларга язсын! Гаиләләр бөтен, үзебез сау-сәламәт булыйк...
Фото: «Холдинговая компания «Ак Барс»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев